Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ КЫЗЫК: Машина йөртүчеләрне нинди яңалыклар көтә. Нәрсә өчен күбрәк түлисе?

1 ноябрьдән Казанның кайбер урамнарында парковка бәясе артты. 17 ноябрьдән балалар мәйданчыкларын җиһазлар белән тәэмин итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә

Казан үзәгендә машина кую кыйммәтләнде  

Автомобильчеләр өчен күңел­сез яңалык: 1 ноябрьдән башка­лабызның кайбер урамнарында машина кую бәясе артты. Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Абделхаков әйтүенчә, шәһәр хакимияте парковкаларга төшкән “йөк”не әнә шулай ти­гезләргә ниятли. Театр, Профессор Нужин, Ирек мәйданы урамнарында машина куеп тору бәясе сәгатенә 100 сумга җиткән. Профсоюз, Жилковская, Гоголь, Япеев, Щапов, Шмидт, Нәҗми, Җәлил урамнарында сәгатенә – 70 сумга кадәр. Шул ук вакытта Шаһиди һәм Курашов урамнарында очсызланып, сәгате­нә 30 сумга калган.

 “2017 елның 1 мартыннан муниципаль парковкалардан файдалануга аерым тарифлар кертелгән иде. Шул көннән башлап, тариф бер­дәм булудан туктады һәм сә­гатенә 30, 50, 70 сум тәшкил итте. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2017 ел азагына кыйммәтрәк урыннарга машина куючылар 23 процентка кимесә, очсызрак урыннарда 88 процентка артты. Бу сайлап алынган сәясәтнең дөреслеге турында сөйли”, – дигән А.Абделхаков.  

Әмма комитет рәисе әйтүенчә, инде быелның языннан бирле “пик” сәгатьләрендә кыйммәт пар­ков­каларның тулылыгы 90 проценттан артыграк тәшкил иткән. Бу исә РФ Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме нигезендә тарифны тагын бер тапкыр үзгә­р­түне таләп иткән.  

Машина куеп торуга түләмәгән өчен штраф күләме 2,5 мең сум тәшкил итә.  Моннан тыш Казанда 1 ноябрьдән 1,2 мең яңа машина кую урыны пәйда булган.  

ОМС полислары бирелми  

Россиядә яңа үрнәктәге мәҗ­бүри медицина иминиятләш­терүе (ОМС) полисларын бирү вакытлыча туктатылды, дип хәбәр ителә Мәҗбүри медицина иминиятләш­терүе фондыннан. Шуңа да карамастан, иске полисларның гамәлдә булуы дәвам иттерелә. Алар буенча ОМС программалары нигезендә медицина ярдәме тулы күләмендә күрсәте­ләчәк. Фондтан белдерел­гәнчә, 2019 елның гыйнварыннан яңа үрнәк­тә­ге полислар янә бирелә башлаячак. 

Яңа дәүләт сатып алулар порталы  

1 ноябрьдән муниципаль оешмалар, мәдәният учреждениеләре, мәгариф һәм спорт оешмалары өчен кечкенә күләмдә – 400 мең сумга кадәр һәм медицина оешмалары өчен – 100 мең сумга кадәр дәүләт сатып алулары өчен бердәм портал (https://agregatoreat.ru) эшли башлаган. 

Әлеге сәүдә агрегаторы май аенда булдырылып, быелның җәен­нән тест режимында эшләгән. Ә инде хәзер әлеге суммаларда заказ урнаштырырга теләүче оешмалар яки, киресенчә, бу кысаларда эшләргә әзер булган подрядчылар өчен аннан файдалану мәҗбүригә әйләнгән. 

Әлеге карар кече һәм урта бизнесның дәүләт заказчыларына үз товарларын, хезмәтләрен тәкъ­дим итү мөмкинлекләрен   киңәйтү­гә юнәлдерелгән.   

Полиссыз һәм кышкы көпчәксез булган өчен штрафлар  

Ноябрь аеннан башлап, ОСАГО рәсмиләштермәгән автомобиль хуҗаларына штрафлар килә башлаячак. Юлларга “страховка”сы булмаган аватомобильне “тану”га сә­ләтле махсус камералар урнаштыруга керешелгән.  

Алар иң элек Мәскәү һәм Мәс­кәү өлкәсе юлларына урнаштырыла, соңыннан башка төбәк­ләрдә дә пәйда булачак. Шулай итеп, Авто­мобильләрне иминият­ләште­рү­челәр берлеге барлык машиналарны да “страховкалы” итәргә ниятли. Әлеге оешма мәгълүмат­ларына караганда, бүген Мәскәүдә автомо­бильчеләрнең 6 проценты бу документны санга сукмый. Штраф күләме 800 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

  Моннан тыш 11 ноябрьдән Таможня берлегенең техник регламентына автотранспорт имин­ле­генә кагылышлы үзгә­решләр үз көченә керә. Бу үзгәрешләр кышын – декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында “җәйге” көпчәкле машиналардан файдалануны тыюны күздә тота. Әлеге тыю җиңел ав­томобильләргә һәм авырлыгы 3-5 тоннага кадәрле йөк машиналарына кагыла.  

Нәрсә өчен күбрәк түлисе?

  – Сөт, сыра, газлы су һәм, го­мумән, пластик савытта, әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы башка савытларда сатыла торган эчемлек, ризык  бәясе. Сәбәбе

– Хөкүмәт экологик җыемны күтәрергә җыена. – Бензин бәясе. Сәбәбе: нефть­­челәр июнь аеннан бирле дәвам иткән бәяләрне ясалма “катыру”дан алҗыды. 

– Киләсе елда торак-ком­му­наль хуҗалык тарифлары 2 тапкыр арта: гыйнвар һәм июль айларында.  – Шәһәр транспортында йө­рү кыйммәтләнә: һәр ел саен диярлек 1 гыйнвардан бәя кү­тәрү гадәткә керде. – Шикәр бәясе – шикәр чөген­дере уңышының әлләни мулдан булмавы сәбәпле, икмәк – бодай һәм онның кыйммәтләнүе, тавык ите җәйнең эссе килүе (баш санын кимүгә китергән) аркасында арта. 

– Иң зур “шатлык”: барлык товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр диярлек кыйммәтләнә. Сәбәбе: Хөкүмәт 1 гыйнвардан өстәмә кыйммәткә салымны 18дән 20 процентка җиткерә.  

 

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23807

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев