Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Актанышта бәйрәм уңаеннан кадерле әниләр хөрмәтләнәчәк

 Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ил күләмендә үзенчәлекле, беркемне дә битараф калдыра алмый торган бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. 

Бәйрәм уңаеннан районның  төрле оешмаларында, мәктәп-бакчаларда  әниләребез өчен төрле чаралар оештырыла.  Алар ялларда да дәвам итәчәк. 


Безнең тарафтан мәңгелек  мәхәббәткә һәм иң олы  ихтирамга лаек бөек затларыбызны   Актаныш   исә зурлап  27 ноябрь,  сишәмбе көнне, район күләмендәге  тантанада хөрмәтләячәк.  Бу көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында  аналарга мәдхия җырланып, аларга район җитәкчелегенең   изге теләкләре, матур сүзләре белән беррәттән концерт программасы да тәкъдим ителәчәк. 


Кадерле  әниләр! Изге бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм  ихлас котлауларыбызны  кабул итегез. Барлык әниләргә, әбиләребезгә, апа-сеңелләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез. Гаилә учагыгыз сүрелмәсен, балаларыгызның бәхетен, игелеген күреп, сәламәт булып, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын сезгә! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев