БӘЙРӘМ ДӘВАМ ИТӘ: Ә сез 8 сентябрьдә үтәчәк Сабантуйда катнашасызмы?
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашачак.
Агымдагы елның 8 сентябрендә Казахстанның Уральск шәһәре Беренче Президент мәйданында Сабан туе уздырыла.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашачак. Татарстан Республикасыннан килгән дәрәҗәле кунакларны Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Кульгинов Алтай Сейдирович озатып йөрер дип көтелә.
Әлеге мәртәбәле чарада безнең райондашларыбыз да катнаша. Хәзерге вакытта Актаныш районының мәдәният һәм спорт бүлекләреннән – 42, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективыннан 35 сәнгатькәр Уральскийда Сабантуйга әзерлек эшләре алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев