Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чаралар куллануга барып житмик

Язгы-җәйге чорга күчү белән янгыннардан саклануга аеруча игътибар бирү зарур. Урыннардагы объектларның янгынга каршы тулы төзеклеген, саклану чараларының торышын тикшерү, анда эшләүче һәр кеше белән инструктаж үткәрү мәҗбүри. Терлекчелек фермаларындагы салам, тирес өемнәрен торак яныннан читкәрәк күчерү, һәр хуҗалыкның чиста, җыйнак, тәртипле булуына ирешү мөһим. Малларны җәйге аланнарга күчерергә дә...

Язгы-җәйге чорга күчү белән янгыннардан саклануга аеруча игътибар бирү зарур. Урыннардагы объектларның янгынга каршы тулы төзеклеген, саклану чараларының торышын тикшерү, анда эшләүче һәр кеше белән инструктаж үткәрү мәҗбүри.

Терлекчелек фермаларындагы салам, тирес өемнәрен торак яныннан читкәрәк күчерү, һәр хуҗалыкның чиста, җыйнак, тәртипле булуына ирешү мөһим. Малларны җәйге аланнарга күчерергә дә күп калмады. Бушаган торакларның электр линияләрен электр баганасыннан ук өзеп, янгын куркынычсызлыгы хәленә китереп кую шарт.


Электр линияләрен, агрегатларны һәрвакыт тикшереп торырга, кимчелекләрне ашыгыч рәвештә бетереп, янгыннан саклану чараларын үтәргә кирәклеген истән чыгарырга ярамый. Ишегалдында, бакчада, терлек тораклары, машина- трактор паркы, остаханәләре һәм амбар складлары яннарында чүп-чарларны яндыру катгый тыела. Һәр хуҗалыкның су башнясына янгын сүндерү машиналары су алырлык итеп җайланма ясап куярга кирәк. Шулай ук, буалар да даими караулы булырга тиешләр.

Шәхси хуҗалыкларда янгынга каршы эшнең торышын авыл җирлекләре башлыклары даими контрольдә тотарга, ирекле янгын дружинасы әгъзалары, һәр йорт саен кереп, янгыннан саклану кагыйдәләре үтәлешен тикшерергә, аңлату эшләре алып барырга тиешләр. Һәр шәхси хуҗалыкта су запасы, янгын сүндерү җиһазлары булдыру зарур. Машина-трактор паркы остаханәләрендә, ягулык-майлау материалларын саклау урыннарында уттан саклану чараларына тиешенчә әһәмият бирү мөһим. Күмәк хуҗалыклар һәм оешма җитәкчеләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибар арткан вакытта гына янгынга бәйле фаҗигаләр безгә зыян сала алмас. Ә моның өчен, иң әүвәл фермалар,амбарлар, остаханәләр, мәктәпләр, мәдәният йортларында һәм башка тармакларда кизү торуны оештырырга, электр линияләренең төзеклелеген тәэмин итәргә, запас юлларга печән, салам тутырмаска, фермаларны, гаражларны, остаханәләрне һәм башка барлык объектларны янгын сүндерү җиһазлары белән белән тәэмин итәргә, ут сүндерү машиналары, шулай ук, моның өчен махсус көйләнгән техниканы шофер белән тәүлек буе кизү торуны оештырырга кирәк.


Ел саен ут чыгуның 3-4 очрагы балаларның шырпы белән шаяруларыннан була. Аларны өйдә күзәтүчесез калдырырга ярамый. Укучыларга янгыннан саклану кагыйдәләрен даими анлатып торырга кирәк.
Барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәбез: электр линияләрен һәрдаим тикшереп торыгыз, ишегаллары, йорт яннарында чисталык саклагыз, мичләрне төзек тотыгыз, тиешсез урыннарда чүп яндырмагыз!
Кисәтәбез: дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан билгеләнгән таләпләр үтәлмәгәндә, закон нигезендә җаваплы кешеләр, янгын чыккан очракта гаепле кешеләр административ җавапка тартылалар. Андый чаралар куллануга барып җитмәслек итеп, һәркем таләпләрне төгәл үтәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев