Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эх, күңелле каз өмәсе

Бүгенге көн таләбе бала тәрбияләүдә ата-аналардан зур игътибар сорый. Техника, компьютер, интернет белән чолгап алынган яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә төрле юнәлешләр эзләргә туры килә. Ата-ана үрнәгендә, әби-бабай киңәшләрен истә тотып, гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәргә, гаиләнең традиция нигезләренә таянганда гына тәрбия эшчәнлеге үз нәтиҗәсен күрсәтәдер, мөгаен. Бала тәрбияләү, әлбәттә, гаиләдән башлана....

Бүгенге көн таләбе бала тәрбияләүдә ата-аналардан зур игътибар сорый. Техника, компьютер, интернет белән чолгап алынган яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә төрле юнәлешләр эзләргә туры килә. Ата-ана үрнәгендә, әби-бабай киңәшләрен истә тотып, гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәргә, гаиләнең традиция нигезләренә таянганда гына тәрбия эшчәнлеге үз нәтиҗәсен күрсәтәдер, мөгаен. Бала тәрбияләү, әлбәттә, гаиләдән башлана. Тик һәрбер йортта да татар халкының милли бәйрәмнәре билгеләп үтелә, дип әйтеп булмый. Бу вакытта безгә - әти-әниләргә тәрбиячеләребез ярдәмгә килә.
24 ноябрь көнне 2 нче "Ромашка" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән үткәрелгән "Каз өмәсе" нәкъ шул хакта сөйли дә инде. Бәйрәмгә әниләр, дәү әниләр чакырылган иде. Бакча мөдире Ләйсән Рәвис кызы килгән кунакларга үзенең изге теләкләрен ирештерде, гаилә иминлеге теләде. Зал матур итеп бизәлгән, өстәлләргә милли бизәкле эскәтерләр ябылган, сөлгеләр эленгән, бишек тә күренә, коймак исе таралган... Хәер, без бу бәйрәмгә бергәләп әзерләндек, көянтәләр ясап, чиләкләр бизәдек, канатлар булдырдык, чулпылар тактык. Тәрбия чарасына әзерлек барышында ук тәрбиячеләр балаларга "Каз өмәсе" йоласының асылын төшендерделәр.
Татар халкының милли киемнәрен кигән "өмәчеләребез" бер дә сынатмадылар. Тәрбияче Альбина Мөдәрис кызы тарафыннан оештырылган "Каз өмәсе"нә, әйтерсең лә, балалар белән бергәләп "бардык".
...Өмә Әсмабикә әбиләрдә үтә икән. Тәрбияче Рәзилә Марсель кызы Ак әби образы аша балаларның күңелләрендә өлкәннәргә хөрмәт, ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек, бердәмлек кебек күркәм сыйфатлар уятты. Кызлар һәм егетләр тапкырлыкта сыналдылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Хәтта су буена каз чайкарга бардылар. Тәрбияче Эльвира апалары белән "Чума үрдәк, чума каз" уенын уйнадылар.
"Каз өмәсе" үткәрү тәртибен генә түгел, ә гореф-гадәтләрне дә истә калдырдылар. Музыка җитәкчесе Лилия Равил кызы да кечкенә "артист"ларга матур җыр-биюләр өйрәткән. "Каз канаты" биюен дә яратып карадык. "Каз өмәсе"ндә мичтә пешкән ризыклар, тәбикмәк, коймак, чәкчәкләр белән сыйландык. "Эх, күңелле өмәсе" дип юкка гына әйтмиләр икән.
Безнең игътибарга "Каз өмәсе" йоласын тәкъдим иткән тәрбиячеләр Альбина Мөдәрис кызы, Рәзилә Марсель кызы, Лилия Равил кызы, Эльвира Валерий кызының тырыш хезмәте бәһасез. Әйе, бала өчен тәрбияче әти-әни яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала бакчага теләп бара. Бу исә безнең тәрбиячеләрнең осталыгын, хезмәтенең югары дәрәҗәдә башкарылуын дәлилли. Без шулай булуына сөенәбез генә, нәниләребезнең Олы Кеше булырга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә тәрбияче апаларның роле мөһим.
Кичә тәмам. Өйләргә таралыштык. Гүя чулпы чыңы, гармун моңы безгә ияреп кайтыр да, балаларыбызны гомер буе озатып барыр сыман...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев