Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Экспозициянең төп максаты-җирлекләрдә туризмны үстерү

12-13 апрель көннәрендә Казанда узган 18 халыкара махсус, спорт һәм туризмга багышланган күргәзмәдә (Kazan International exhibition of Tourism & sport - KIТS-2013) безнең район вәкилләре дә катнашты. Район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, ФОРПОСТ яшьләр оешмасы башлыгы Ильшат Габделхәев, "Карагай" җәмгыяте җитәкчесе Булат Шәйхраәиев, кул эше...

12-13 апрель көннәрендә Казанда узган 18 халыкара махсус, спорт һәм туризмга багышланган күргәзмәдә (Kazan International exhibition of Tourism & sport - KIТS-2013) безнең район вәкилләре дә катнашты. Район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, ФОРПОСТ яшьләр оешмасы башлыгы Ильшат Габделхәев, "Карагай" җәмгыяте җитәкчесе Булат Шәйхраәиев, кул эше остасы Ләйлә Галимова Актаныш һөнәрчеләренең иҗаты белән һәм районның туристик мөмкинлекләре белән таныштырдылар.
Әлеге зур күргәзмәдә ел да 2 меңгә якын кеше катнаша, гадәттә Мари-Иле, Удмурт, Чувашия республикаларыннан, Краснодар крае, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе кебек шәһәрләрдән киләләр.
Республиканың башка районнарыннан Актаныш табигый ресурс байлыгы - елгаларга муллыгы белән аерылып тора. Төньяктан Агыйдел, көнчыгыштан Сөн, көнбатыштан Ык елгалары белән әйләндереп алынган. Якын арада әлеге су юлларыннан туристик маршрутны булдыру күздә тотыла.
Этнографик туризмны үз итүчеләр бай тарихлы борынгы авылларыбызда үзләренә бик күп кызыклы яңалык-мәгълүмат ала алалар. Әнәк авылында урнашкан Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиев музей-йорты, Актаныш районы туган як музее, таркалып юкка чыккан Мәчти авылы зиратында морзалар төрбәләре - тарихи - мәдәни истәлекле урынар.
Районның туристик мөмкинлекләре зур һәм сер түгел, актив ял яратучылар инде аларны күптән үз иткән. Төрлелеге, матурлыгы белән җәлеп итүче табигать кочагында җәяүләп, велосипедка утырып сәйран кылу шулай ук, вакытны кызыклы үткәрүгә бер мөмкинлек. Озын сөзәк тау битләре чаңгы һәм сноубордта шуарга яратучыларны үзенә дәшә. Квадроциклда экскурсияләр ясау гадәткә кереп бара. Экстремаль спорт төрен үз итүчеләр өчен дайвинг белән шөгыльләнергә шартлар тудыру - туристларның хыялын тормышка ашыруда бер адым, инвесторлар өчен янә бер тәкъдим итәр хезмәт төре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев