Актаныш

Актаныш районы

16+
Общество

Элвин Грей БСТда түгел, ТНТда популярлык яулый

Башкортстанның атказанган артисты әлеге каналда «Бородина против Бузовой» тапшыруында катнашып, элекке мәхәббәте Алинә белән очрашты.

Алинә белән аралары өзелсә дә, ул җырчыны һаман сагынуын яшерми. Хәзерге егете Никитаны Элвин кебек булмаганы өчен тәнкыйтьли.

Алып баручы Ксения Бородина Элвин Грейны студиягә чакыргач, кыз дулкынлана. Радик та тыныч түгел, кыз белән исәнләшми. «Алинә белән безнең барысы да бик яхшы иде, тик 6 ел узгач, мин араларны өзәргә карар кылдым, үзем киттем. Минем өчен беренче урында эш булды, елына 325 концерт куйдым, буш вакытымда да студиядә җырлар яздыра идем. Хәзер шәхси тормышымда бар да әйбәт», — дип сөйли ул. Алинә Элвинның фанатларына ачуы килгәнен әйтте. Ксения Бородина публика алдында Элвинның тавышы калтырауга, фикерләре чуалуга төрттерде.

Элвин Грей әлеге тапшыруда «синең белән буласым килми, кит, оныт мине» сүзләре кергән «Белые волосы» җырын башкарды.

Инстачыларны аныңТ НТ каналында катнашуы аптырашта калдырган.

«Әлеге тапшыруда катнашып дәрәҗәңне төшерәсең», «Нигә үткәннәрне искә төшерергә», «Радик әлеге тапшыруга килүенә үзе дә шат түгел», «Алинә белән исәнләшергә кирәк иде, барсыннан да өстен була бел», «Акча биргәннәр, шуңа барган инде», — дип язган алар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев