Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Актанышка килде

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түке авылына килде. Анда әле яңа гына сафка баскан җәмәгать үзәге файдалануга тапшырылды. Аннары парламент җитәкчесе Актанышта район активы белән очрашты. Түкедә җәмәгать үзәген ачуда катнашты Түке авылы клубы район җирлегендәге иң иске биналарның берсендә урнашкан иде. Авыл халкы аның яңартылуына өмет белән яшәсә...

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түке авылына килде. Анда әле яңа гына сафка баскан җәмәгать үзәге файдалануга тапшырылды. Аннары парламент җитәкчесе Актанышта район активы белән очрашты.
Түкедә җәмәгать үзәген ачуда катнашты
Түке авылы клубы район җирлегендәге иң иске биналарның берсендә урнашкан иде. Авыл халкы аның яңартылуына өмет белән яшәсә дә, шулай тиз генә яңа клублы булырына бик үк ышанып та бетмәгән иде кебек.
2014 елны каршылау чаралары да бүрәнәдән салынган, агач сайгаклы шул бинада уза. Ә февраль аенда аны сүтәләр. Һәм менә берничә ай эчендә нәкъ шушы урында заманча җиһазланган өр-яңа җәмәгать үзәге калкып чыга.
Мәһабәт бина үз эченә мәдәният йортын, аның 204 кешелек тамашачы залын, китапханәне, җирлек Советын һәм фельдшер-акушерлек пунктын сыендырган. Тротуарына брусчатка җәелгән, тимер койма белән әйләндереп алынган, эче-тышы зиннәтле сарайдай ялтырап, олысын-кечесен җәлеп итеп тора.
Җәмәгать үзәген Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК төзи. Төзелештә заманча сыйфатлы төзелеш материаллары кулланыла. Махсус программа нигезендә быел республиканың 46 төбәгендә шундый ук төзелеш алып барылган.
Авыл халкы төзүчеләргә зур рәхмәтле булуын белдерсә, төзүчеләр үзләре дә җирлекләрдә мәдәният учакларының гөрләп эшләвен телиләр. Шуңа күрә дә социаль объектлар төзелешенә теләп алыналар. "Менә инде өченче клубны файдалануга тапшырабыз. Төзелеш программасы нигезендә тагын бер җәмәгать үзәген киләсе елда Әтәс авылында да торгызырга ниятлибез", - ди Асыл Шәяхмәтов.
Юлы, суы, мәктәбе, клубы булган авылдан яшьләр дә китәргә теләми.
Рамил Нуртдинов, Түке авыл җирлеге башлыгы:
- Түке җирлегендә 153 шәхси хуҗалык бар, 397 кеше яши. Халык өчен уңайлыклар арта барып, соңгы вакытта гына да берничә сөенечле вакыйганың шаһиты булдык. Авылга асфальт кергән, авыл эчендә дә 1300 метр юл салынды, чишмәгә каптаж ясап, авылга тоташтырылды, урам утлар белән яктыртылды. Без бу эшләрне, дәүләт ярдәме булмаса, үз көчебез белән генә башкарып чыга алмас идек. Авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар киләчәктә дә дәвам итсен иде.
Мәдәниятле авыл үзенең милли үзенчәлекләрен саклап, киләчәккә атлый.
Фәнзур Гайнетдинов, мәдәният йорты директоры:
- Безнең үзешчән театрыбыз, ШТМчыларыбыз, гармунчылар, кашыкчылар, курайчылар ансамбльләребез бар. Аларның уңышлары шактый, әле күптән түгел генә булып узган "Асылташ" бәйгесендә кашыкчылар ансамбле лауреат исемен алды. Яңа мәдәният йортына килеп керүгә күзләр чагыла. Монда барлык мөмкинлекләр дә бар. Авылыбызның мәдәни тормышы тагын да җанланып китәр, дип уйлыйбыз.
Түке авылы халкының сөенечен җирлекнең ветераннар Советы җитәкчесе Бания Гыйльметдинова да уртаклашты: "Без бу шатлыклы мизгелләрне зур түземсезлек белән көтеп алдык. Авылдагы тормышлар хәзер шәһәрнекеннән бер дә калышмый", - диде.
Түке авылында истәлекле, тарихи вакыйга. Өр-яңа социаль объект - җәмәгать үзәге үз ишекләрен ача. Әлеге тантанада район башлыгы Фаил Камаев җирлек халкын бәйрәм белән котлады. Районыбыз авылларында зур яңарышлар алып барырга мөмкинлекләр биргән программаларның яшәп килүе өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш халкының тырышлыгын, төрле сынауларда да сынатмавын билгеләп үтте. Түке халкын бәйрәм белән котлады, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк итеп, 100000 сумлык сертификат тапшырды. Халык сорауларын тыңлады. Район активы белән очрашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин җирлегебездә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды.
Сөйләшү башында район башлыгы Фаил Камаев соңгы биш елда Актанышта булган казанышлар, социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре һәм проблемалары белән таныштырып үтте.
- Республикада гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика максатчан программалары кысаларында районыбызда төзелеш, ремонт, коммуналь корылмалар, йортлар салу, юллар төзелеше һәм капиталь ремонт кебек күләмле эшләр дәвам итә. Соңгы биш ел эчендә төзелеш өлкәсендә барлыгы 8 миллиард 885 миллион сумлык эш башкарылды. Мондый максатчан программалар безнең һәр авыл җирлегенә дә кагылды, - диде.
Татарстанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе канаты астында 26 максатчан федераль һәм республика программасы эшли, шуның 17се районыбызда гамәлдә. Алар авыл хуҗалыгына да, сәнәгать өлкәсенә дә, торак-коммуналь хуҗалыкка да, шәхси секторга да кагыла. Мәгариф, мәдәният, медицина учреждениеләре төзелә, җиһазлана.
Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләдә үз фикерен җиткерде:
- Шушы программалар аша республиканың Россия һәм дөнья күләмендә абруе артты. Бигрәк тә, Казанның меңьеллыгыннан соң, Бөтендөнья җәйге Универсиададан соң башкалабыз танымаслык булып үзгәрде. Иң мөһиме: күпмилләтле республика халкы, нинди генә авыр елларда да, бердәмлеген, тынычлыгын саклап кала алды.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, халык җыеннары республика халкының күп кенә проблемаларын өйрәнү мөмкинлеге бирә. Әлеге "Халык җыеннары" проекты ярдәмендә "Бердәм Россия" партиясенең алдагы бишьеллык эш планы төзелә. ТР Дәүләт Советы рәисе актанышлылар белән очрашу вакытында күтәрелгән сорау-үтенечләрнең дә бердәм халык гозерләре тупланмасына кертеләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев