Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әгерҗедә дүрт районнан җыелган журналистлар Сабан туенда катнашты

Журналистлар спартакиадасында минзәләлеләр җиңде. "Татмедиа" агентлыгына кергән берничә редакция журналистлары Әгерҗегә, төгәлрәге, районның Кичкетаң җирлегенә Сабан туена җыелды. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 85 еллыгына багышлап уздырылган Сабан туенда Актаныш, Минзәлә, Тукай һәм Әгерҗе командалары үзләренең көчен сынап карады. Сабан туе башланганчы, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының бер төркем журналистына бүләкләр тапшырылды. Чарада "Татмедиа"...

Журналистлар спартакиадасында минзәләлеләр җиңде.
"Татмедиа" агентлыгына кергән берничә редакция журналистлары Әгерҗегә, төгәлрәге, районның Кичкетаң җирлегенә Сабан туена җыелды.
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 85 еллыгына багышлап уздырылган Сабан туенда Актаныш, Минзәлә, Тукай һәм Әгерҗе командалары үзләренең көчен сынап карады. Сабан туе башланганчы, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының бер төркем журналистына бүләкләр тапшырылды. Чарада "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, район башкарма комитеты башлыгы Римма Гыйльметдинова катнашты.
"Бүген Әгерҗе газетасы - лидерлар арасында, дип ышандырып әйтә алам. Һәм алар мондый бәйрәмгә лаек", - диде Әлфия Әдиятова компания җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырып.
Тантаналы өлештән соң үткәрелгән журналистлар спартакиадасында минзәләлеләр җиңде, әгерҗелеләр икенче урынга чыкты, Актаныш командасы өченче булды һәм Тукай районыныкылар - дүртенче.
чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/22/124853/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев