Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа Кормаш авылында «Бал бәйрәме» узды

Менә ул жәй! Якты, җылы кояшы, хуш исле чәчкәләре, җиләкләре, сайрар кошлары белән без көтеп алган шифалы җәй!

            Табигатьтә һәр тереклек җанланган, яшәргә көч алган рәхәт чак. Сүз дә юк, мәшәкатьләр дә җитәрлек. Кем әйтмешли, кылны кырыкка ярыр чак. Умартачыларны гына алыйк. Иртә яздан, эшсөяр бал кортларын кышкы саклаудан чыгарганнан бирле тынгылыклары юк аларның. Ә күч аеру чоры?! Нечкәбилләрне чак кына күздән ычкындырдыңмы, күз дә иярми очып китәләр. Бал вакытын сөенеп тә, бераз борчылып та көтәләр. Көннәр уңай торырмы? Кортлары кай якларга очарлар да, нинди асыл чәчәкләргә кунарлар? Афәтләргә очрамаслармы?
     Әлеге һөнәр ияләрен зурлау максатыннан авылыбызда "Бал бәйрәме" уздырдык.
 Бу эш белән шөгыльләнүчеләр бездә байтак. Барысын ук бергә җыеп булмаса да, балларына сокланып алыйк, халыкка яңа балдан, чын балдан авыз итәргә мөмкинлек бирик, сайлап һәм сайланып күңелләренә хуш килгән балны алсыннар дидек.
   Умартачыларыбыз бал һәм башка бал кортлары продукциясенең  файдасы хакында белгәннәрен халыкка җиткерсә, тамашачыларның да бал турындагы белемнәре сыналды. Бәйрәм булгач, жыр-биюсез, уен-көлкесез булмады. Искиткеч халык бәйрәме булды бу! 


Яңа Кормаш мәдәният йорты җитәкчесе Эльмира Шәймөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев