Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ил агасының юбилеен Пучы җирлегендә дә уздырдылар (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышлылар, горурланып, Татарстанга беренче Президентны биргән як без, дияргә ярата. Горурланыр урын бар шул - республиканы Россиядә иң алдынгы төбәкләр сафына күтәргән, бик болганчык елларда тынычлык саклап кала, Татарстанны мөстәкыйль республика итеп таныта алган оста җитәкче, төптән уйлап эшли торган асыл сәясәтче ул. Минтимер Шәрип улына 80 яшь тулуны бөтен...

Актанышлылар, горурланып, Татарстанга беренче Президентны биргән як без, дияргә ярата. Горурланыр урын бар шул - республиканы Россиядә иң алдынгы төбәкләр сафына күтәргән, бик болганчык елларда тынычлык саклап кала, Татарстанны мөстәкыйль республика итеп таныта алган оста җитәкче, төптән уйлап эшли торган асыл сәясәтче ул. Минтимер Шәрип улына 80 яшь тулуны бөтен республика бәйрәм итте. Туган авылы Әнәкне эченә алган Пучы җирлегендә дә узды бәйрәм чаралары.
Пучы мәктәбендә Илбашының гомер сәхифәләрен, эшчәнлеген, авыл халкы белән бәйле хатирәләрен барлап, истәлек кичәсе оештырганнар.
Президентның икетуганы Бания апа Шәрәфиева белән авылның аксакалы Зөфәр ага Имамов бәйрәмнең кунаклары итеп чакырылган иде.
- Әнәктә 4 еллык башлангыч мәктәп бар иде. Минтимер бик әйбәт, гел "5"леләргә укыды. Мин ялкаурак идем. Үзем дә эшли беләм, иренәм. Алабута ипие алып киләм дә, укучылар да туя, укытучылар да. Килеп керүгә, букчамны алып, сабакташлар өй эшен эшләп куялар иде. Минтимер: "Укы, син бит беләсең. Ник алай йөрисең?" - дип ачулана торган иде. Минтимер Президент итеп куелгач, йөрәгем белән сөенсәм дә, кеше алдында мактанып йөрмәдем. Авылга кайтуына яраткан ризыгы тәбикмәкне пешереп тора идем. Әле соңгы кайтуында да тәбикмәкләр белән көтеп алдым, - дип сөйләде Бания апа туганы хакында.
Зөфәр ага исә Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип абый хакында күбрәк искә төшерде:
- Безнең әткәй белән Шәрип абый колхозда бергә эшләделәр. Сугышка бергә киттеләр, тик әти кире кайтмады. Шәрип абый хуҗалык рәисе булып эшләгәндә, халыкка тел-теш тидертмәде. Күрше хуҗалык җитәкчеләре, үр артына качып, кичләрен кесә тентеп утырдылар. Биш егетне 15 елга утырттылар бервакыт. Алар җир җимертеп колхозда эшли алырлар иде. Ә Шәрип абзый: "Берүк сак булыгыз, бер мин генә түгел атта, берүк сак булыгыз", - дип кенә әйтә иде. Рәхмәт аңа.
89 яшен тутырган Зөфәр ага - үзе бер аяклы тарих. 4 яшендә тәүге мәртәбә алган гармунын бүген дә кулыннан төшерми. Бу кичәдә дә рәхәтләнеп халык көйләрен сипте ул.
Мәктәптә бу көнне укучыларны да, килгән кунакларны да могтәбәр авылдашлары Минтимер Шәрип улының яраткан таба ашларының берсе - кыстыбый белән сыйладылар.
Мәктәп һәр адымда мөхтәрәм якташларының аталарча кайгыртуын, зур ярдәмен тоеп яши. "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясенә кушылып, балалар йөртү өчен бүләк ителгән автобус, хоккей корты, мәктәпнең алыштырылган тәрәзәләре, ашханәдәге җиһазлар - моның ачык дәлиле. Мәктәп укучылары ихлас рәхмәт сүзләрен һәм тәбрикләүләрен Минтимер Шәймиевкә видеокотлау итеп әзерләп юллаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев