"Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, рухи торышы һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу... Сабантуй турында бөтен дөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә", - дигән иде якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче...
"Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, рухи торышы һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу... Сабантуй турында бөтен дөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә", - дигән иде якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев. Сабантуй, чыннан да, татар милләтен берләштерүче бәйрәмгә, сәяси вакыйгага әйләнде дисәк тә була. Быел сабантуй бәйрәмен 37 чит илдә, Рәсәйнең 54 төбәгендә үткәрәләр. Татарстан районнарында, шул исәптән, безнең Актанышта ул 5 июньдә, авылларда 4 июньдә гөрләде.
Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме булган сабантуена матур эшләр белән килү - халкыбызның күркәм гадәте. Районыбыз авыл хезмәтчәннәре быел да язгы чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып чыктылар.
- Язгы кыр эшләрен игенчеләребез оешкан төстә башкарып, 2016 ел уңышына ныклы нигез салдылар. Чәчүдә өлгерлек күрсәткән "Чишмә", "Ташкын", "Тамыр", "Наратлы", "Әнәк", "Таң", "Башак", "Нигез" хуҗалыклары эшен уңай яктан бәялибез. Районыбызга эшлекле сәфәр кылган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә уңай бәя бирде. Терлекчеләребез дә тырыш хезмәтләренең матур нәтиҗәләре белән сөендерә, - дип ассызыклады үзенең котлау чыгышында район башлыгы Фаил Камаев.
Сабантуйны күрергә дип ашкынып кайткан якташыбыз, республика Премьер-министры урынбасары Энгель Фәттахов актанышлыларга Татарстан Президентының котлавын ирештерде, үз исеменнән ихлас изге теләкләрен юллады.
Сабантуй әләмен күтәрү мәртәбәсенә быелгы кыр батыры, "Наратлы" хуҗалыгы механизаторы Илдус Нуретдинов һәм 2015 елгы көрәш батыры Рәзил Гәрәев ия булдылар. Бәйрәмдә район хуҗалыклары хезмәт уңганнары хөрмәтләнде. Язгы кыр эшләрен агротехник таләпләргә туры китереп башкарган "Чишмә" хуҗалыгы җиңүче буларак бүләкләнде. Шулай ук авылларны төзекләндерүгә бәя бирелде. "Иң төзек авыл җирлеге" исеме Теләкәй, Яңа Әлем, Мәсәде, Актанышбаш, Иске Байсар авыл җирлекләренә бирелде. Ә "Иң төзек оешма" исеменә "Ойлэкт" компаниясе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе, Актанышның 1нче мәктәбе лаек булдылар.
Сабантуй мәйданына баручылар юлы чиккән сөлгеләр, чәчәкле чиләк-көянтәләр белән бизәлгән авыл өйчекләре урнашкан киң ишегалдындагы җырлы-биюле җанлы кече бәйрәмне тамаша кылып уза. Шүрәле белән күрешеп фотога төшүләрне күптән үз итте район халкы. Быел бу мәйданчыкка яңа төсмер өстәп, ретро-кинотеатр бүлмәсе әзерләгәннәр. Караңгы бүлмәдә эскәмияләргә тезелешеп утырып, Актаныш турында төшерелгән фильмнарны карарга мөмкин иде. Соңрак балалар өчен мультфильмнар да күрсәттеләр. Кояш астында әлсерәп кергән кыз-малайлар өчен иң рәхәт урын шунда булгандыр, мөгаен.
Бәйрәмгә җыйналган халык милли уен-бәйгеләрдә көч сынап күңел ачты. Мәйдан уртасында берәүләр чүлмәк ватып я капчык киеп сикергәндә, яки сулы чиләкләрен көянтәгә асып узышканда, икенчеләр бәйрәмнең төп бәйгесе - ат чабышына ашыкты. "Бүген төнге эштән чыктым да, шушы ат ярышын карарга дип кайттым. Сабантуйдан соң кабат төнге сменага кереп китәм", - дип сөйләде Чаллыга китеп эшләүче ат җанлы бер танышым. Баскан урыннарында уйнаклап торган, биючеләрдәй башларын кырын салып, вәкарь белән вак-вак кына атлап та түгел, биеп баручы бу атларга ничек сокланмыйсың!? Елдагыча, сабантуенда чиста токымлы чабышкылар да, юртаклар да, хуҗалык атлары да, арбага җигелгән бригадир атлары да узышты.
Сәяси хата китә күрмәсен: авыл хуҗалыгы идарәсе аты белән район хакимияте аты рәттән килә! - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тавышында шаяру да, азарт та, көч бирергә омтылыш та яңгырады. "Сәяси хата" ясалмады - хакимиятнең "Ладный" кушаматлы юртагы беренче булды.
Атларга мәхәббәт халкыбызда элек-электән килә. Ат - ул туендыручы да, бар эшеңдә тиңсез ярдәмче дә, дус һәм иптәш тә. Соңгы елларда нәселле ат сатып алып тәрбияләүчеләр шактый артты районыбызда. Аккүз авылы сабантуенда, мәсәлән, узышта җилдергән 4 чабышкының 3се - авыл егетләре үзләре сатып алган нәселле атлар. Борынгы гадәтләрне кире кайтарабыз дип сөйләүчеләргә ачык бер мисал.
Сабантуйның иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып бүген дә милли көрәш кала. Балалар ачып җибәреп, зурлар тәмамлый торган бу бәйге иң озак барганы да. Бәйрәм ахырында кинәт кузгалган көчле җил өермәсе дә, алышны туктата алмагач, кире чигенде. Мәктәп укучылары арасында быел янә Меңнәр авылыннан Ренат Камалов батыр калды. Абсолют батыр исемен Актаныш авылыннан Раил Сираев яулады.
Нет комментариев