Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кара алтын ага торсын

Актаныш районы Мәсәде авыл җирлегендә урнашкан "Агыйдел" нефь кудыру станциясенең (НПС "Белая") эксплуатациягә тапшырылуына да 12 август көнне 30 ел булды. Шушы дәвер эчендә әлеге участокка караган нефть үткәргечләр аша күпме кара алтын кудырылганын инде алар үзләре дә төгәл генә хәтерләмидер. "Агыйдел" нефть кудыру станциясе районыбыз бюджетын тулыландыруга үзеннән иң...

Актаныш районы Мәсәде авыл җирлегендә урнашкан "Агыйдел" нефь кудыру станциясенең (НПС "Белая") эксплуатациягә тапшырылуына да 12 август көнне 30 ел булды. Шушы дәвер эчендә әлеге участокка караган нефть үткәргечләр аша күпме кара алтын кудырылганын инде алар үзләре дә төгәл генә хәтерләмидер.
"Агыйдел" нефть кудыру станциясе районыбыз бюджетын тулыландыруга үзеннән иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе булып тора. Тарих битләренә күз салсак, станцияне төзү эшләре 1985 елда төгәлләнә, һәм Пермь-Әлмәт нефьт үткәргеч магистрале аша кудырылучы кара алтынның күләме арту сәбәпле, эшләтеп тә җибәрелә. Шул көннән башлап, әлеге нефть үткәргечләр аша кара алтынның агудан туктаганы юк.
Бүгенге көндә "Агыйдел" нефть кудыру станциясе нефть кудыргычлары аша Пермь-Әлмәт неть үткәргеч магистрале буйлап, Әлмәт районындагы "Калейкино" нефть кудыру станциясенә Көнбатыш себер нефте кудырыла. Станция хезмәт күрсәтүче нефть үткәргечләрнең озынлыгы, Агыйдел һәм Ык елгалары аша сузылганнарын да кертеп, 190 километрдан артык тәшкил итә.
Кайберәүләргә биредә эшләүчеләрнең хезмәте җиңел генә кебек тоелыр. Нефть үткәргеч торбалар аша нефть ага да ага инде ул, аны карыйсы юк, дип уйларга да мөмкиннәр. Тик бу һич кенә дә алай түгел. Станциягә караган нефть насосларының, технологик үткәргеч торбалар һәм системаларының автомат режимда куркынычсыз эшләвен тәэмин итү өчен әз көч соралмый. Шуның өстенә, табигатебезне дә
пычратмаска, аңа зыян салмаслык итеп эшне оештыра белергә кирәк.
Станция белән үзе шушында 1994 елдан бирле хезмәт куеп, шактый тәҗрибә туплаган Илсур Шәрипов җитәкчелек итә. Бу вазифага алынуына да инде 9 ел вакыт үткән. Коллективның бердәм, дус-тату булуында җитәкченең эшне дөрес оештыруы мөһим роль уйный. Бу яктан аларга бәхет елмайган. Илсур Фәрих улыннан: "Иң уңган хезмәткәрләрегезне атап үтә алмыйсызмы?"- дигәч: "Биредә хезмәт куючы 100дән артык эшченең һәрберсе үз урынында уңган. Аларның берсен генә дә аерып атый алмыйм. Уңышларыбыз да нәкъ менә бөтен коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе", - диде ул. Аның әлеге сүзләре минем күңелемә аеруча хуш килде. Хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары стабиль, үз вакытында алып баралар. Шуның өстенә, аларга социаль пакет та бирелә. Барлык хезмәтләр дә хезмәт килешүе нигезендә алып барыла.
Киләчәктә дә НПСтагы объектларны төзекләндерү, ремонт эшләрен дәвам итүне, аварияләрсез һәм хәвеф-хәтәрләрсез эш оештыруны планлаштыралар.
"Агыйдел" нефть кудыру станциясендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан Нурдидә һәм Илдус Басыйровларны, Әлфия һәм Фаис Зариповларны, Лилия һәм Әгъли Гыйләҗевләрне, Мәрсидә һәм Әдип Имамовларны, Дәнә һәм Наил Гәлләмовларны, Флүрә Басыйрованы һәм башка бик күп өлкәннәрне сагынып, хөрмәт белән искә алалар. Аларның киңәш-тәкъдимнәренә колак салып эшне оештыралар. Бүгенге көндә исән, Әнәк, Пучы авылларында гомер кичерүче дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм барлык пенсионерларны онытмыйлар, ярдәм һәм игътибарларыннан ташламыйлар.
- Без даими рәвештә үзебезнең ветераннарыбызның, өлкәннәребезнең хәлләрен белеп торабыз. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләрен бирәбез, кулыбыздан килгәнчә матди ярдәмен дә күрсәтәбез. Вакытында армый-талмый хезмәт куйганнары, НПСны алга җибәрүдә үзләреннән саллы өлеш керткәннәре өчен без аларга ихластан рәхмәтле, - ди Илсур Шәрипов. - Шулай ук, район хакимияте җитәкчелегенә дә безнең белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булганнары, хезмәттәшлек иткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сентябрьнең беренче якшәмбесе нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Илсур Фәрих улы барлык хезмәттәшләрен, әлеге өлкәдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан пенсионерларны һәм ветераннарны тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде:
- Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш, бәхет-шатлык телим. Өлкән яшьтәге пенсионерларыбызга бәхетле картлык насыйп булып, якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Эшләүче хезмәттәшләремә уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев