Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күчемсез милек кайчан синеке була?

2017 елның 1 гыйнварыннан "Күчемсез милекне теркәү турында"гы 218 нче федераль закон үз көченә керде. Бу канун нинди үзгәрешләр кертте соң? Росреестр идарәсе Татарстан бүлекчәсенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова шушы хакта аңлатып үтте. - Иң төп яңалыгы шул: күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм аңа хокук теркәү икесе бер...

2017 елның 1 гыйнварыннан "Күчемсез милекне теркәү турында"гы 218 нче федераль закон үз көченә керде. Бу канун нинди үзгәрешләр кертте соң? Росреестр идарәсе Татарстан бүлекчәсенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова шушы хакта аңлатып үтте.
- Иң төп яңалыгы шул: күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм аңа хокук теркәү икесе бер вакытта башкарыла башлады. Моңа кадәр гражданнар күчемсез милекләрен теркәгәндә, аны башта кадастр исәбенә куярга тиешләр иде. Аннан соң гына хокук теркәү мөмкин булды. Ә хәзер инде бу ике эш берьюлы алып барыла. Әлеге закон милекне кадастр исәбенә куюга һәм аңа хокук теркәүгә киткән вакытны икеләтә кыскартты. Элек бу эшләргә 20 көннән дә күбрәк вакыт сарыф ителә иде. Хәзер күпфункцияле үзәккә документлар тапшырган кешегә 12 көн эчендә бер документ - бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан чыгарма бирелә.
- Нәрсә ул дача амнистиясе?
- Бу төшенчә бездә 2006 елда кулланыла башлады. Дача амнистиясе гражданнарның кайбер төр күчемсез милеккә хокукларын теркәүне гадиләштерә. Дача амнистиясе дигәч, кайберәүләр моны бары тик дачаларга гына кагыла, дип уйлыйлар. Ләкин бу фикер бик үк дөрес түгел. Кайбер төр күчемсез милеккә хокук теркәүне гадиләштерелгән тәртиптә башкарганда, мөрәҗәгать итүчедән бик аз күләмдә генә документлар таләп итәбез. Дәүләт җыемы да минималь күләмдә - 350 сум.
- Нинди төр күчемсез милеккә дача амнистиясе нигезендә хокук теркәлә?
- Дача амнистиясе ярдәмендә гражданнар 2011 елның 30 октябренә кадәр бакчачылык, дача, гараж төзү өчен, шулай ук шәхси йорт салуга, шәхси ярдәмче хуҗалыкка атап бирелгән җир кишәрлекләренә хокук терки алалар. Моннан тыш, шушы җирдә урнашкан, төзелгән, әйтик, шәхси йорт, мунча, гараж, бакча йортларына, ярдәмче корылмаларга да дача амнистиясе нигезендә хокук теркәү мөмкинлеге бар.
- Шәхси йортларга хокук теркәү тәртибе нинди? Монда да үзгәрешләр бармы?
- Шәхси йортларны кадастр исәбенә кую һәм аларга хокук теркәү гражданнарның җир кишәрлегенә хокукын раслаучы документ һәм йортның техник планы нигезендә башкарыла (әгәр җиргә хокук теркәлмәгән булса). Шәхси йортка техник план эшләтү өчен кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Техник планны эшләтү өчен мөһим төп документ - төзелеш алып барырга бирелгән рөхсәт. Төзелеш башлаганчы һәрбер граждан аны алырга тиеш. Проект документациясе соралырга мөмкин. Ул булмаган очракта, декларация теркәлә.
- Бакчага дип бирелгән җирләрдәге корылмаларга хокук теркәү тәртибе дә кызыксындыра.
- Бакчачылык һәм дача җирләрендә урнашкан объектларны, шулай ук гараж, мунчаны исәпкә алу һәм хокук теркәүдә дә яңалыклар бар. Законга үзгәрешләр кергәнче, бу объектларга хокук теркәү гражданнарның үзләре тарафыннан тутырылган декларация нигезендә башкарылды. Хәзер исә шәхси йортларга ясаган кебек үк, бакча йортларына да техник план эшләтү кирәк булачак. Росреестрга гариза белән мөрәҗәгать иткәндә җиргә хокукны раслаучы документ, техник план һәм дәүләт пошлинасы түләү сорала.
- Кадастр инженерлары, дип әйтеп үттегез. Кемнәр соң алар?
- Кадастр инженеры ул - имтихан тапшырып, кадастр хезмәтен башкаруга аттестаты булган физик зат. Алар капиталь төзелеш объектларына техник план, җир кишәрлекләрен межалау планнары эшлиләр, тикшерү актлары ясыйлар. Тикшерү актлары үз ихатасында яңа йорт төзүчеләрнең документларын рәсмиләштерү өчен кирәк. Кадастр инженерлары шәхси эшмәкәр булып исәпләнәләр, шуңа күрә аларның эшчәнлеге гражданнарның килешү нигезендә түләүләре хисабына башкарыла. Безнең районда бүген 5 кадастр инженеры эшли. Республикада аларның саны 250дән артык. Росреестрның рәсми сайтында аларның исемлеген табарга мөмкин.
- Экстерриториаль теркәү узу турында да аңлатып китсәгез иде.
- Чыннан да, хәзер бөтен Россия Федерациясе буенча экстерриториаль теркәү узарга мөмкинлек тудырылды. Граждан кайда гына яшәсә дә, милке кайда гына булуга карамастан, ул аны Росреестрның теләсә кайсы территориаль бүлегендә исәпкә куеп, хокук теркәргә мөмкин. Мәсәлән, сез Актанышта яшисез, ә Чаллыда фатир аласыз, ди, бу очракта, Чаллыга барып тормыйча, кирәкле документларны Актанышның күпфункцияле үзәгенә тапшыру мөмкинлеге каралган. Ягъни Чаллыдагы фатирны теркәү эшләрен Актанышта гына да башкарып була.
- Сезне борчыган проблемалар да бармы?
- Зур проблемалар бар дип әйтмәс идем, шулай да берсен халыкка җиткерәсе килә. Кайберәүләр безгә документларын тапшыралар да, килеп алмыйлар. Киләчәктә 3 ай эчендә кешегә тапшырылмаган документларны Казанга җибәрү тәртибе кертелергә мөмкин.
Әгәр сорауларыгыз булса, безнең телефон - 3-20-10.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев