Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коткару хезмәте язгы бозга керүнең куркыныч булуы хакында кисәтә

Мондый бозда чана, чаңгы, тимераякта шуарга, хәтта йөрергә дә ярамый, ди коткаручылар. Язын боз өстеннән елга, буа, күл аша чыгу - куркыныч. Җәяүлеләр кичүен искәрткән билгеләргә игътибар итәргә, бозда махсус түшәмәләрдән файдаланырга кирәк. Ышанычсыз бозга кермәвең хәерле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе...

Мондый бозда чана, чаңгы, тимераякта шуарга, хәтта йөрергә дә ярамый, ди коткаручылар.
Язын боз өстеннән елга, буа, күл аша чыгу - куркыныч. Җәяүлеләр кичүен искәрткән билгеләргә игътибар итәргә, бозда махсус түшәмәләрдән файдаланырга кирәк. Ышанычсыз бозга кермәвең хәерле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанның кечкенә елгалары боздан арчыла башлады инде.
"Шуны истә тотыгыз: текә ярга басып боз китүен күзәтмәгез. Убылып төшеп китүегез ихтимал. Язын плотина, дамбалардан йөрүе дә куркыныч. Яр буйларында урнашкан завод-фабрикалар да шактый. Аларның кайберләре елга, күл һәм буаларга җылы су агыза. Ул зур аралыкта, барлык юнәлешләрдә дә бозны юып ала. Шуны онытмагыз: ачылыр алдыннан боз йомшый, аның ныклыгы кими. Мондый бозда чана, чаңгы, тимераякта шуарга, хәтта йөрергә дә ярамый. Елга боздан ачылып, боз китә башлагач, сулыкка якын килмәгез. Бу вакытта елга, күл яки буа янында аеруча сак булырга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев