Су коену сезоны тәмамланса да, сулык¬ларда бәла-казалар кимеми. Белгечләр бигрәк тә кышкы чорны сагаеп көтеп ала. Татарстанның кече сулыклары буенча вакытлыча дәүләт инс¬пекторы вазыйфаларын башкаручы Регина Гаязова әйтүенчә, кышка кереп барганда әле хәвеф-хәтәргә таручылар арта гына икән. Ел башыннан сулыкларда 143 һәлакәт теркәлгән, шуларда 112 кеше вафат булган, 62сен коткарганнар....
Су коену сезоны тәмамланса да, сулык¬ларда бәла-казалар кимеми. Белгечләр бигрәк тә кышкы чорны сагаеп көтеп ала. Татарстанның кече сулыклары буенча вакытлыча дәүләт инс¬пекторы вазыйфаларын башкаручы Регина Гаязова әйтүенчә, кышка кереп барганда әле хәвеф-хәтәргә таручылар арта гына икән. Ел башыннан сулыкларда 143 һәлакәт теркәлгән, шуларда 112 кеше вафат булган, 62сен коткарганнар. Үлүчеләр арасында 7 бала да бар.
Көймәчеләр бәлагә тарый
Сентябрь-октябрь айларында судно йөртүче¬ләр¬нең балыкка йөргәндә бәлагә юлыгулары ел саен теркәлмичә калмый. Күптән түгел, төгәлрәге 8 октябрь көнне, Тукай районындагы Колыш авылы янына Чулман елгасына балык тотарга киткән 1969 һәм 1979 елгы ике ир-ат югала. Яр буенда машиналары кала. Аларны бүгенгә кадәр эзлиләр. Шундый ук очрак 9 октябрь көнне Мамадыш районы¬ның Берсут авылы тирәсен¬дә була. Анда ике баржа кече суднога бәрелә, нәти¬җәдә судно йөртүче югала. Инде 38 чакрымга сузылган су әйләнәсен водолазлар ике яклап тикшереп чыга, әлегә кадәр бернинди хәбәр дә юк. Тикшерү эшләре дәвам итә. Регина Гаязова белде¬рүенчә, бәла-казалар килеп чыгуга суд¬ноларның төзек¬сезлеге, һава шартла¬рының тотрыксызлыгы йогынты ясый. Көймәдә¬ге¬ләр күп вакыт исерек хәлдә дә булалар. Сулыкларга чыгучы күп кенә кечкенә көй¬мәләр теркәлү узмый. Та¬ләпләр буенча 10 ат көчен¬нән кимрәк көймәләргә андый теркәлү узу мәҗбүри дә түгел икән. Әмма һәр судно йөртүче сулыклардагы ка¬гыйдәләрне үтәргә тиеш. Тәртип бозучыларга биш йөз сум штрафтан башлап, 6 айга кадәр судноны идарә итү хокукы алыну куркынычы яный.
Көзге бозга кермә
Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма, дигән гыйбарә бар. Көзен дә боз өстенә керүчеләргә зур куркыныч яный. Кызганыч, һәртөрле кисәтү бил¬ге¬ләре куелуга карамас¬тан, ахыргы нәтиҗәсен уйлап бетермәүчеләр арабызда шактый күп. Кышкы чорда халык күпләп бозга чыга торган 88 урын ачык¬ланган. Аларның күпчеле¬ге балык тотуга һәм ял итүгә бәйле. Барлыгы 13680 балыкчы исәпкә алынган. 2015-2016 елларда балыкчылар катнашында юка боз¬га чыгуга бәйле 24 хәвеф-хәтәр теркәлгән, 8 кеше вафат булган, 50 кешене коткарып калганнар. Алдагы ел белән чагыштырганда саннарда кимү дә бар. Әмма тәртип бозучылар да күп.
Боз өстеннән чыгу куркынычы булган урыннар, гомумән, сулыкларда кышкы чорда саклык чаралары күрү турында фәрман би¬рел¬гән. Ул ноябрь аеннан киләсе елның апреленә ка¬дәр гамәлдә булачак. 4 но¬ябрьдән куркыныч урыннарны махсус патруль төр¬кемнәре ярдәмендә саклаячаклар. Бозның калынлыгы 7 см булганчы, анда керү тыела. Машиналар өчен бозның калынлыгы 25 сантиметр булырга тиеш. Ка¬гыйдә бозучыларга 1 мең ярым - 2 мең сум күләмен¬дә штраф салачаклар. Вазыйфаи затларга 5-7 мең сум күләмендә, юридик затларга 50 меңнән башлап 70 меңгә кадәр штраф каралган.
Кышкы чорда 4 боз кичүе эшләячәк. Аракчино - Югары Ослан (Югары Ослан), Яшел Үзән шәһәре - Карамалы Тау (Яшел Үзән), Соколка - Новый Закамский (Мамадыш), Покровское - Кызыл Чишмә (Алабуга) маршрутлары билге¬ләнгән.
Бозга чыкканда саклык чараларын күрү, хәвеф-хәтәрне киметү максатыннан, 1 ноябрьдән 23 дека¬брьгә кадәр мәктәп балалары арасында рәсем ясау бәйгесе оештырыла. Мәк¬тәп укучылары белән сөй¬ләшүләр үткәреләчәк. Бер үк вакытта балыкчылар күп җыелган 7 урында коткару бригадалары эшләя¬чәк. "Боз ярылып киткән очракта, сумкаларыгызны ташлап, кулларыгызны җәеп, корсакка ятып калырга, куркыныч урыннан ки¬тәр¬гә тырышыгыз. Үзегез килгән якка таба хәрәкәт итегез. Балыкчылар да салкын суда вакытның секундлар белән саналганын онытмасыннар иде. Коткаручылар килеп җиткәндә соң булуы бар", - ди Регина Гаязова.
Көзге боз да хәтәр. Аның зәңгәрсу яки яшькелт төсе¬нә алданырга кирәкми, үзеңне бары тик куркыныч астына куюдан сакланырга да кирәк.
Нет комментариев