Русиялеләр Мексиканы үз итә. Бер яктан, ул ял итәр өчен искиткеч урын. Икенче яктан, бу ил аша Америка Кушма Штатларына канунсыз качып китүчеләр күп. Шуңа күрә Мексикага юл тотучы берәр кеше таможня вәкилләрендә шик уятса, аны кире кайтарып җибәрәләр, ди. Мексиканы бик күрәсем килә, әмма бу юлы анда бармадым һәм тагын да кызыклырак ил – Панаманы сайладым.
Панама дигән ил барын мин элек кроссвордлар аша гына белә идем. "Үзе ил исеме, үзе баш киеме" дигән бирем һәр кроссвордта диярлек очрый. Ләкин мин анда кайчан да булса үз теләгем белән барып эләгермен дип күз алдыма да китермәдем.
Панама шәһәре – ул Панама республикасының башкаласы. 1903 елда ил Колумбиядән бәйсезлек ала, әмма бүгенге көнгә кадәр биредә Колумбия тәэсире зур. Республика бер яктан Тын океан, икенче яктан Кариб диңгезе белән юыла. Башкала үзе океан ярында урнашкан. Милли валюта – бальбоа, Америка кыйтгасында беренче Европа шәһәренә нигез салучы Васко Нуньес де Бальбоа исемен йөртә. Бальбоа долларга тиң, шуңа күрә кулланышта АКШ акчасы йөри. Сүз уңаеннан, Латин Америкасында доллар өч кенә илдә кулланыла: Панама, Эквадор һәм Сальвадорда.
Панамада ярыйсы гына өч йолдызлы кунакханәләрдә бәяләр тәүлегенә 25 доллардан башлана. Билгеләнгән бәягә ун процент салым да түлисе булачак – салым системы шундый. Ашханәләрдә өстәмә салым җиде процент тәшкил итә.
Иске шәһәрдә бер ай эчендә ике тапкыр булдык. Анда Панама каналы музее бар, шунда да керермен дигән идем, әмма ялларым ансыз да бик шәп үтте.
ГАУГАЛЫ ПАНАМА КАНАЛЫ
Панама каналы дигәннән. Аны билгеләп үтми булмый, чөнки ул кешелек тарихында тормышка ашырылган иң катлаулы проектларның берсе.
Тын океанның Панама култыгын һәм Атлантик океанны тоташтыручы бу канал диңгезчеләрнең тормышын күпкә җиңеләйтә. Чөнки канал ачылганнан соң, корабларга бүтән Латин Америкасын урап йөрисе булмый – юл кыскара, аралар якыная.
Панама каналын булдыру идеясе иң элек испаннарга килә. Американнар да бу эшкә алынырга тели. Әмма соңгылары Никарагуа каналы проекты белән баш катырган арада, Панама каналына французлар алына.
Проект җитәкчесе итеп Сүәеш каналын төзү эшләрен алып барган Фердинанд Лессепс билгеләнә. Панама каналын төзү өчен зур акчалар җәлеп ителә. Әмма бу акчаларның күп өлеше сәясәтчеләргә ришвәт бирүгә тотылып бетә һәм ахыр чиктә проект бөлгенлеккә төшә. Җитмәсә, төзелештәге эшчеләр сары бизгәктән үлә башлый. Төрле чыганакларга караганда, Панама каналы төзелеше вакытында кимендә 20 мең эшче үлә. Француз эшчеләре хәтта өйләреннән үзләре белән табут алып килә торган була. Гомумән, бу зур төзелеш үз вакытында начар абруй ала. Сары бизгәктән саклану өчен, Латин илләренә баручыларга әле хәзер дә вакцина ясатырга киңәш ителә.
Бу төзелештә шул кадәр күп акча юыла ки, 1889 елда шуның аркасында Франциядә зур сәяси гауга куба. Эш мәхкәмәгә җибәрелә. Бер-бер артлы җинаять эшләре ачыла, проект җитәкчеләренә җәза бирелә. Әмма чынлыкта аларның берсе дә төрмәдә утырмый һәм штраф түләми. Бу очрак Франциядәге ришвәтчелек дәрәҗәсе турында күпсанлы мәкаләләргә сәбәпче була. "Панама" сүзе алга таба зур мошенниклык очрагын аңлатучы термин буларак кулланышка кертелә.
Бу гаугадан соң Панама каналы төзелеше тукталып тора. Бу эшкә бераз соңрак американнар алына һәм аны ун ел эчендә башкарып чыга. Каналның беренче проекты уңышсыз булу сәбәпле, аны үзгәртергә туры килә һәм моңа инженер Джон Стивенс җәлеп ителә. Канал төзелешенә 400 миллион доллар акча кереп китә. Эшләрдә 70 меңләп кеше катнаша, шуларны биш мең ярымы һәлак була.
Ниһаять, 1914 елның август аенда канал аша беренче кораб үтә.
1914 елның 15 августы, Панама каналы ачылган көн, Нью-Йоркта теркәлгән SS Ancon корабы Панама каналы аша уза
Канал үзе Панама республикасы территориясендә булса да, күп еллар дәвамында аның белән килешү нигезендә американнар идарә итә. Канал бары тик 2000 елда гына панамалылар кулына кала.
1945 елда Япония Панама каналына һөҗүм әзерли һәм аны шартлатмакчы була. Бу ният тормышка ашкан булса, дөнья икътисадына әллә ни кадәр зыян салынасы иде.
Нет комментариев