Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәгариф: кемнәр килеп, кемнәр китмәгән

Мәгариф - иң ачык һәм шул ук вакытта иң ябык өлкәләрнең берсе. Ачык - чөнки мәгариф турында һәркемнең диярлек үз фикере бар, аның нәтиҗәләре безнең күз алдында. Ябык - чөнки: Бүген мәктәпкә үтеп керү мөмкин түгел диярлек хәл, уку йортларының эченә үтеп керү төрмәгә керү белән бер; Мәктәптә укучы балаларның...

Мәгариф - иң ачык һәм шул ук вакытта иң ябык өлкәләрнең берсе. Ачык - чөнки мәгариф турында һәркемнең диярлек үз фикере бар, аның нәтиҗәләре безнең күз алдында. Ябык - чөнки:
Бүген мәктәпкә үтеп керү мөмкин түгел диярлек хәл, уку йортларының эченә үтеп керү төрмәгә керү белән бер;
Мәктәптә укучы балаларның ата-аналары уку йорты, укытучылар, директор турында ләм-мим - һәркем артыгын әйтеп ташлап, балаларына зыян китерүдән курка;
Укытучылардан мәгариф системасы яки мәктәптән тыш "чаралары" (мәсәлән, сайлаулардагы агитация алып бару) турындагы мәгълүматлар алу мөмкин түгел диярлек хәл.
"Республиканың иң еш алышына торган министры" конкурсы уздырылса, һичшиксез, анда Мәгариф һәм фән министрлыгы җиңүчеләр сафында булыр иде. Соңгы ун елда гына да бу урында дүрт министр алышынды. Чагыштыру өчен - иң тотрыксыз министрлык саналган Финанс министрлыгында шул вакыт эчендә нибары ике министр алышынды. Менә безнең соңгы ун елдагы министрлар:
Татар, рус телләре, физкультура укытучысы Фарис Харисов;
Физик-математик Рәис Шәйхелисламов;
Рус теле укытучысы Наил Вәлиев;
Галим, физик Альберт Гыйлметдинов.
Укытучының эшен кәгазь боткасына әйләндереп бетергән укытучы министрлардан соң галимнең килүен укытучылар зур өметләр белән кабул иткән иде. 90 нчы елларда министр булып эшләгән Васил Гайфуллинны сагынып искә төшерәләр, ул вакытта кәгазь тутыртып утырмыйлар иде, белем таләп итәләр иде...
Альберт Гыйлметдиновның министрлыгы ни белән истә калды?
Укытучылар көткән кәгазь боткасыннан арыну килмәде, билгеле. Киресенчә, язу-сызу эше артты гына -укытучыларга башта зурдан кубып ноутбуклар өләштеләр, аннары ул ноутбукларның Троя аты булуы ачыкланды. Электрон көндәлек алып барырга кирәк икән бит! Билгене журналга да, көндәлеккә дә, электрон көндәлеккә дә куясы. Өй эшен дә шулай ук электрон көндәлеккә язып барасы. Укытыргамы, документация алып барыргамы дәрестә?

"Уптымизация"
Альберт Гыйлметдиновның эшчәнлеге "оптимизация"ләр белән истә калды. Авыл мәктәбендәге класста - 14, шәһәрдәгесендә 25 укучыга тулмаса, мәктәп "комплектка тулмаган" санала, комплектка тулмаган икән, аны шартлатып ябып куеп, укучыларын күрше мәктәпкә йөртеп укыта башлыйлар. Мәктәп ишегендә ат башы кадәр йозак, ә ул ябылмаган. "Мәктәп ябылмады, оптимизацияләнде", - дигән канатлы гыйбарәләрне еш ишетергә туры килде район түрәләреннән. Оптимизация дигәннәре уптым илаһи мәктәпне ябу кампаниясенә әйләнде. Бу "оптимизация"ләрдән министр үзен һәрвакыт читтә күрде - "мәктәпләрне район яба, без түгел", - ди иде Альберт Гыйлметдинов. Ничәмә ничә мәктәп ябылып, аның бер генә уку йортын ябуга каршы чыкканы булмады. "Югары уку йортлары Мәскәү карамагында, мәктәпләр район карамагында икән, министрлык нигә кирәк", - дигән риторик сорауларны да ишетергә туры килгәли иде. Бу ябылган татар мәктәпләренең башлыча татар мәктәпләре булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Альберт Гыйлметдинов башта булган позициясеннән кире кайтмады. Ул министр булган вакытта мәктәпләрдә татар теле дәресләре саны кимемәде. Күпме генә басым булса да, татар телен өйрәнү һәркемнең шәхси эше дип, мәҗбүрилекне дә бетермәде. Үз тарафына төрле сүзләр, шул исәптән мыскыллаулар ишетсә дә, министр бер генә тапкыр да чыгырыннан чыгып, дуамалланып, акылсыз сүзләр әйтеп ташламады. Шулай ук вәгъдәсен дә үтәмәде - министр татар теле өйрәтүнең яңа методикасын кертүне вәгъдә иткән иде. Кайда ул методика? Татар телен һаман да Тукай шигырьләрен тәрҗемә итеп өйрәнәләр мәктәпләрдә.

Яңа министр ни күрсәтер?
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның Татарстанның беренче президенты туган ягында 14 ел буе башлык булып торуы үзе бер күрсәткеч. "Президент районы булгач, бай булган Актаныш районында башлык булу җиңелдер" дип сөйләнүчеләр була калса, килешмим - булдыксыз кешене кем-кем, ә Миңтимер Шәймиев ничә еллар буе үз туган ягында башлык итеп тотмас иде. Энгель Фәттахов үз районын "инвесторлар" дигән афәттән дә йолкып кала алды - нәтиҗәдә Актанышта һәртөрле "Вамин-аминнар" юк, хуҗалыклар үз көенә эшләп яталар. Аны якыннан белүчеләр килешер - ул беркайчан да мин түрә дип күкрәк киермәде, гади була белде. Таләпчән кеше, әйткәне - канун, кушылганны эшләмәгән түрәләр белән озак сөйләшеп тормый. Район турында булган тәнкыйди материалларга да бармак аша карамавын да әйтеп үтәргә кирәк. Актаныш районыннан зар-жалулар башка районнарга караганда бик күпкә сирәгрәк килә.

Энгель Фәттахов
Энгель Фәттаховның район мәктәпләрен һәм фельдшер-акушер пунктларын оптимизацияләмичә саклап калуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Актаныш халкы әле бәлки бу күренешне бәяләп тә бетермидер, ләкин, мәсәлән, унышар авылга бер мәктәп калган районнар Энгель Фәттахов кебек башлыкны ничек кенә яратып кабул итәрләр иде! "Акча юк" дигән сылтау белән дистәләгән укучы булган мәктәпләрне ябып, хәтта беренче сыйныф укучыларын күрше авылларга укырга җибәргән районнар бихисап чакта, Актаныш районында хәтта бер укучылы мәктәпне дә саклап калдылар. Башка районнарда башта мәктәпләрне ремонтламыйча тузган хәлгә китереп, аннары "тузган мәктәпне тотып булмый, авария куркынычы бар" дигән сылтау белән мәктәпләрне япканда Актаныш районында системалы рәвештә мәктәпләрне яңарту эше алып барылды. Энгель Фәттахов "районда шул мәктәпләрне тотарлык акча да тапмасак, эшләп торасы да юк" дигән фикер әйткәне бар - ул сүзне башка район башлыкларыннан ишеткән юк.
Актаныш шулай ук беренче һәм бердәнбер чын татар гимназиясе белән дә танылды. Чын татар Балтачы тырыша-тырыша татар мәктәпләрен русча укытуга күчергән заманда район башлыгы чын татар гимназиясен ачудан курыкмады, һәм бүгенге көндә ул уңышлы гына эшләп килә. "Без - Тукайлы халык" дип шапырынган Арчада татар мәктәбе исемгә бар, санга юк, "татар әдәби теле бездә формалашкан" дип мактанып, күркәм генә русчага күчеп баралар. Ә Актаныш чын татар мохите сакланып калган район. Мондагы район Советы сессияләре вата-җимерә "билики магучи"да түгел, чын татар телендә бара.
Энгель Фәттахов белеме буенча авыл хуҗалыгы белгече булу сәбәпле, мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүе хакында мәгълүмат пәйда булуга, шушыңа бәйле иронияләр китте һәм алар алга таба да булачак. Әмма шунысын исәпкә алырга кирәк - яхшы табиб ул яхшы баш табиб дигән сүз түгел. Яхшы укытучы - ул яхшы мәктәп директоры дигән сүз түгел. Министр ул сәяси вазифа, аның эше гомуми юнәлешне билгеләү, мәгариф эшен тиешенчә дәрәҗәдә алып барырга сәләтле урынбасарларны табу, алга куелган бурычларны үтәүгә ирешү. Аннары Энгель Фәттаховның укытучы ролен дә сынаганы бар - ул шул ук авыл хуҗалыгы институтында белем биргән кеше. Министр урынында яхшы укытучыларны да, яхшы галимнәрне дә күрдек. Мәгарифнең күп тармаклы икәнен аңлап, фәнне үстерү кирәклеген дә, мәктәпләр барлыгын да, ул мәктәпләрне "акча җыю" басып алганын да, татар телен укытуда гаять зур проблемалар барлыгын да аңлап, бөртекләп эшли алучы министрны гына күрмәдек. Энгель Фәттаховка өметләр зур. Бүгенге замандагы вәзгыятьтән чыгып, өметләрне чынга ашыру өчен киртәләр дә бик зур икәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Мәгариф системасын кемнәр генә кайсы якка гына йолыккаламый, нинди генә экспериментлар үткәрелми мәктәпләрдә! Әгәр инде Татарстан мәгариф системасында Актаныштагы кебек тәртип урнаштыра алса, бу гомумән мәгариф системасы өчен дә, татар мәгарифе өчен дә зур казаныш булыр иде.
Ә татар журналистлары өчен тагын бер куаныч - Марат Әхмәтовтан тыш, чын татар телендә интервью бирә алучы тагын бер министрыбыз булды.
http://www.azatliq.org/ сайтыннан кыскартып алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев