Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе дәвам итә

Татарстан Республикасында 30 майдан 30 июнь аралыгында "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акция уздырыла.

Аның төп максаты-наркотик матдәләр куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен булдырмау. Акция үз эченә түбәндәге бурычларны ала:

- район җирлегенә наркотикларны алып керергә мөмкин булган каналларны ачыклау;

- наркопритоннарны ачыклау һәм юк иту;

- балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле булган җинаятьчлеккә җәлеп итү фактларын ачыклау;

- үзендә наркотик матдәләр тәшкил иткәэн үсемлекләрне законсыз үстерүчеләрне ачыклау, наркотик матдәләр тәшкил иткән кыргый үсемлек урыннарын юкка чыгару.

Әлеге акциягә, яки наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы мәгълуматларыгыз булса район полиция бүлегенә  хәбәр итсәгез иде, хәбәрләр аноним рәвештә дә кабул ителә. Элемтәгә керү өчен телефоннар: 02,3-04-02, кәрәзле телефоннан 102.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев