Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Нептун” балык хуҗалыгының гомуми җыелышы узды

29 гыйнвар көнне Татар Ямалы авылы мәдәният сараенда "Нептун" балык хуҗалыгының гомуми җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты рәисе Рөстәм Ильясов, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район прокуроры Рамил Әскаров һәм башка рәсми затлар катнашты. "Нептун" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә беркетелгән сулыкларда - 19,4 мең гектар...

29 гыйнвар көнне Татар Ямалы авылы мәдәният сараенда "Нептун" балык хуҗалыгының гомуми җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты рәисе Рөстәм Ильясов, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район прокуроры Рамил Әскаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Нептун" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә беркетелгән сулыкларда - 19,4 мең гектар - тәртип урнаштыру, браконьерлык хәрәкәтенә каршы көрәш, су буенда урнашкан законсыз балык станнарын бетерү һәм булдырмау, район халкын үзебезнең сулыкларда тотылган балык белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү һәм балык эшкәртү цехы булдыру хакында эшлекле сөйләшү барды - чыгышлар, фикер-тәкъдимнәр тыңланды.
- Үзебезнең сулыклардан тотылган балыкның һәр төрен дә райондашларыбыз теләп ала, үзенә кирәклесенә алдан заказ биреп тә куя. Алар ихтыяҗына туры килерлек итеп эш оештыру, өзеклекләрсез яңа тотылган киң балык ассортиментын булдыру өчен һәр көнне хезмәттә без, - ди "Нептун" балык хуҗалыгы җитәкчесе Марс Гардисламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев