Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Октябрь ае әзерләгән "күчтәнәчләр"

Хәзер ЗАГСта язылышу көнен бер ел алдан сайлап булачак. Моңарчы бу – туйга кадәр бер ай кала гына мөмкин иде.

Татарстанда октябрьдән машинаны эвакуацияләү өчен тарифлар артачак, дип хәбәр итә Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат үзәге. 5 октябрьдән машинаны эвакуация ярдәмендә күчерү хезмәте 2272 сум булачак, бу, хәзерге белән чагыштырганда, 266 сумга күбрәк дигән сүз. Ә киләсе елдан бәяләр тагын да артачак, эвакуация 2407 сумга җитәргә мөмкин, дип фаразлана. 


Әгәр машинаны эвакуатор төягәнен күреп алгансың икән, кагыйдә буенча, ул кузгалып киткәнче, автомобильне кире төшертүне сорарга була. Дөрес, бу очракта төягән, бушаткан өчен акча түләргә кирәк. Элек бу хезмәт 584 сум торса, хәзер 78 сумга кыйммәтләнәчәк. Аның каравы, машинаны штраф стоянкада саклауның бер сәгате өчен түләү 8 сумга очсызланачак. Машинаны эвакуацияләү хезмәте өчен тарифлар 2014 елдан бирле үзгәрмәгән булган. 

Яңа кагыйдәләр буенча, интернет-компанияләр кулланучыларының 30 көн дәвамындагы сөйләшүләрен, смс хәбәрләрен саклый, октябрьдән исә әлеге исемлеккә фото, видео, аудиофайллар да өстәлә. Хокук саклаучылар, башка органнар мөрәҗәгать иткәндә, интернет-компанияләр барлык мәгълүматны да бирергә бурычлы. Әлеге закон беренче чиратта терроризм белән көрәшне күздә тотып кабул ителгән. 


Октябрьдән гамәлгә керәчәк закон нигезендә, хәзер ЗАГСта язылышу көнен бер ел алдан сайлап булачак. Моңарчы бу – туйга кадәр бер ай кала гына мөмкин иде. 

Социаль иминиятләштерү фонды махсус «Ачык контракт» дигән сайт булдырган. Анда тернәкләндерү кирәк-яраклары, шифаханәгә юлламалар, инвалидлар өчен арбалар, протезлар сатып алулар турындагы мәгълүмат басылып барачак. Редакциябезгә соңгы арада тернәкләндерү чаралары, шифаханәгә юлламалар ала алмаудан зарланып шалтыратучылар шактый булды. Әлеге сайт күпләр өчен файдалы булыр дип көтелә. Сайтта теркәлгәннән соң, порталда сорау бирү, фикер алышу мөмкинлеге дә тудырылган. 

Пенсиягә чыгарга – биш ел, аннан да азрак вакыт калган кешеләрне аерым исәпкә бастырачаклар. Предприятиесендә мондый төр категория хезмәткәрләр бар икән, эш бирүче алар хакында ай саен мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә тиеш булачак. Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләрдән соң, пенсиягә чыгарга җыенган кешеләрне законсыз рәвештә эштән азат иткән өчен штраф түләттерү гамәлгә керде. Хөкүмәт исә әлеге законның үтәлешен тикшереп барырга җыена.
 

 

чыганак: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/oktyabr-kchtnche

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев