Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил итәчәк

1 февральдән 1 миллион 13 меңнән артык татарстанлының иминият пенсияләре, 2014 ел өчен кулланучылар бәясе артудан чыгып, 11,4 процентка индексацияләнәчәк. Иминият пенсиясе белән бергә, аның буенча теркәлгән түләү дә 11,4 процентка индексацияләнәчәк (элеккеге теркәлгән база күләменең тиңдәше). Башлангыч исәпләүләр буенча, индексацияләү нигезендә, Татарстан Республикасында теркәлгән түләүләрне истә тотып, картлык буенча...

1 февральдән 1 миллион 13 меңнән артык татарстанлының иминият пенсияләре, 2014 ел өчен кулланучылар бәясе артудан чыгып, 11,4 процентка индексацияләнәчәк. Иминият пенсиясе белән бергә, аның буенча теркәлгән түләү дә 11,4 процентка индексацияләнәчәк (элеккеге теркәлгән база күләменең тиңдәше).
Башлангыч исәпләүләр буенча, индексацияләү нигезендә, Татарстан Республикасында теркәлгән түләүләрне истә тотып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил итәчәк, дип аңлата Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: 2015 елдан башлап иминият пенсияләрен индексацияләү пенсия баллын индексацияләү аша башкарыла. 2015 елның 1 февраленнән аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә кадәр артачак.
2015 ел дәвамында алга таба пенсияләр артуга килгәндә исә, 1 апрельдә РФда узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы арту тизлеген истә тотып, социаль пенсия индексацияләнергә тиеш. Августта традиция буенча эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре яңадан исәпләнә.
"Пенсионерларны пенсия белән тәэмин итүнең минималь дәрәҗәсе, элеккечә үк, ул яшәгән төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булмый. Ул Татарстанда 6310 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Эшләмәүче пенсионерга бирелергә тиешле башка түләүләр белән бергә, пенсия күләме яшәү минимумыннан азрак була икән, аңа социаль өстәмә акча билгеләнә", - ди Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев