Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләнде

Шуның буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Голәмәләр утырышы үткәрелде Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Хәзрәтләр рамазан...

Шуның буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Голәмәләр утырышы үткәрелде
Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаларына кагылышлы дини мәсьәләләрдә сөйләшү алып барды.
Дин әһелләре үзара киңәш тоткач, мондый карарларга килделәр: рамазанның беренче көне - 18 июнь; беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла, рамазанның соңгы көне - 16 июль. Димәк, 17 июльдә - Ураза бәйрәменең беренче көне.
Җыелышта катнашучылар Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиешдигән фикергә бертавыштан килделәр.
Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.
Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 500 сум.
Фидия сәдакасы - 200 сум.
Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 18 мең сум.
Нисаб алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170 мең сум.
Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Искәртеп үтик: былтыр Рамазан ае 28 июньдә башланган иде.
http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев