Реклама
Общество
Район юлларында 6 кешенең гомере өзелде
Агымдагы елның 10 аенда район юлларында җәяүлеләр белән бәйле 8 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 8е төрле тән җәрәхәтләре алды. Актаныш районы эчендә 5 очрак теркәлеп, 1 кеше һәлак булды, 7се авыр тән җәрәхәтләре алды. М-7 "Волга" юлында барлыгы 3 очрак теркәлде, 2 кеше үлде, 1се авыр...
Агымдагы елның 10 аенда район юлларында җәяүлеләр белән бәйле 8 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 8е төрле тән җәрәхәтләре алды. Актаныш районы эчендә 5 очрак теркәлеп, 1 кеше һәлак булды, 7се авыр тән җәрәхәтләре алды. М-7 "Волга" юлында барлыгы 3 очрак теркәлде, 2 кеше үлде, 1се авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды.
Әйтик, 27 октябрь төнендә Актаныш районы М-7 трассасының 1136 километрында 1959 елгы Камаз шоферы, юл читеннән кисәк юлга килеп чыккан җәяүле хатынны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле авыр травмалар алып хастаханәдә һәлак була. Әлеге эш буенча бүгенге көндә тикшерү бара.
Хөрмәтле гражданнар! ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Юл йөрү кагыйдәләре буенча җәяүлеләр транспорт юлын җәяүле юлы аша, урам чатларында исә тротуар линиясе буенча чыгарга тиеш. Юлда машиналар агымы каршы якка булган очракта гына йөрергә һәм автомобильләр хәрәхәт иткәндә юл янында якын йөрмәскә киңәш итә. Җәяүлеләр көннең караңгы вакытында киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар куйсалар үзләре өчен дә, башка юл хәрәкетендә катнашучылар өчен дә куркынычсыз булыр иде.
Шоферлар да үз чиратында игътибарлы булсыннар! Эшкә соңга калулары, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре хакында борчылып, аларның күбесе безне күрми дә узарга һәм игътибарсызлыгы аркасында бәхетсезлек китереп чыгарырга мөмкин. Агачлар арасыннан көтмәгәндә җәяүле килеп чыгарга мөмкин. Машина йөрткәндә тәмәке тартырга, телефоннан сөйләшергә, артык көчле музыка тыңлап игътибарны читкә юнәлтергә ярамый. Бозлавыкта тормозга алданрак басарга кирәк булуын да хәтердән чыгармаска тиеш руль артында утыручы. Һәм, гомумән, машина йөртүченең ихтирамын тою - аның җәяүлеләр юлында сине туктап уздыруы, күлләвекләр яныннан узганда, чәчрәтмәс өчен тизлеген киметеп үтүе шулкадәр күңелгә рәхәт бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев