Районда уртача пенсия – 10364,5 сум
Узган ел дәвамында район буенча пенсия һәм социаль түләүләр күләме, ана капиталын кертмичә, 1,345 млрд. сумнан артыграк тәшкил иткән. 2015 елда барысы 559 кешегә пенсия, яшәү минимумыннан түбәнрәк пенсия алучы 899 өлкән кешегә федераль социаль өстәмә билгеләнгән. Әлеге мәгълүматлар район пенсия фондының хисап җыелышында җиткерелде. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы...
Узган ел дәвамында район буенча пенсия һәм социаль түләүләр күләме, ана капиталын кертмичә, 1,345 млрд. сумнан артыграк тәшкил иткән. 2015 елда барысы 559 кешегә пенсия, яшәү минимумыннан түбәнрәк пенсия алучы 899 өлкән кешегә федераль социаль өстәмә билгеләнгән. Әлеге мәгълүматлар район пенсия фондының хисап җыелышында җиткерелде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча иминият түләүләрен җыюны оештыру бүлеге башлыгы Ирина Тлитова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаева, әлеге сөйләшүдә катнашып, коллективның уңай эшчәнлеген ассызыкладылар.
- Сезнең идарә эшчәнлегеннән зарланып бер генә шикаять тә килмәгән, махсус тикшердем. Бу - зур казаныш, - дип билгеләп үтте Ирина Тлитова.
- Сез турыдан-туры район халкы, бигрәк тә, өлкән яшьтәге кешеләр белән эшлисез. Һәркайсына игътибар, хөрмәтле караш һәм сорауларына аңлаешлы төгәл җавап кирәк. Район авыл җирлекләре хисап җыелышларында, хакимият җитәкчеләренең район халкы белән очрашуларында даими катнаштыгыз, идарә эшенә карата бер генә зарлану да булмады, - дип билгеләде үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаева да.
Халык белән эшләүгә оешмада зур игътибар бирелә. Ел саен район пенсия фонды бүлегенә 5,5 мең чамасы граждан мөрәҗәгать итә. Кайнар линия телефоны эшли, алдан электрон язылу хезмәте гамәлдә.
- Алдан электрон язылу чират проблемасын юкка чыгарырга булыша, ә иң мөһиме - кирәкле документларны алдан әзерләп кую мөмкинлеге бирә. Әмма, кызганычка каршы, бу хезмәттән узган ел нибары 290 кеше, ә документларны эшләтүгә заказ бирү хезмәтеннән исә 500гә якын клиент файдаланган. Күпфункцияле үзәк аша эшне тизләтергә тырышу да без көткән нәтиҗәне бирмәде - халык туры безгә килә, - ди район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Булат Басыйров.
2015 елдан иминиятләштерелгән затлар өчен шәхси кабинет - яңа электрон хезмәт күрсәтү төре эшли башлады. Аның аша картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен гариза бирергә, формалашкан пенсия хокуклары турында онлайн мәгълүмат алырга, шулай ук, социаль һәм тупланмалы пенсия күләмен исәпләтергә, пенсия китерү юлын да билгеләтергә мөмкин. 2015 елда бу хезмәттән барысы 146 райондашыбыз файдаланган.
2015 елда пенсия фонды бюджетына 328 млн. сум күләмендә, мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 74 млн. сумнан артык иминият взносы җыелган. Бүгенге көнгә иминият взнослары буенча бурыч 15 млн. сум тәшкил итә, шуның 4 млн. сумы - шәхси эшмәкәрләрнең пенсия фондына бурычлары.
Вакытында иминият взносы түләмәүчеләр белән салым инспекциясе, прокуратура катнашында төрле комиссияләр эшли. 2015 елда шундый 16 комиссия утырышы узган, 39 иминиятләштерүченең эше тикшерелгән. Нәтиҗәдә, фонд бюджетына 4 млн. сумнан артык акча кергән.
- Алдагы елларда да шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар белән шушы рәвешчә эшне дәвам итәчәкбез, - диде Булат Басыйров. - Бүген исә алдыбызда һәр шәхси эшмәкәргә вакытында иминият взносын түләү һәм салым декларациясен тутыру мәҗбүриятен төшендерү максаты тора.
2015 елда ана капиталы алу турында 127 мөрәҗәгать кергән. Ә бу закон кабул ителгәннән бирле ана капиталы сертификатын 1707 гаилә алган, аларның 84%ы капиталдан тулысынча яки өлешчә файдаланган. Барысы да аны торак шартларын яхшыртуга юнәлткән.
Туу һәм үлү турындагы белешмәләр районның ЗАГС бүлегеннән атна саен алына. Шушы белешмәләр нигезендә, туучыларга узган ел 189 социаль иминият таныклыгы бирелгән. ЗАГСтан алынган белешмә нигезендә, 451 үлгән кешенең пенсияләре туктатылган.
Коллектив үз бурычларын тулы күләмдә үтәгән: иминият түләүләрен җыю 104% һәм 112%ка башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев