Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республиканың иң уңган мәгариф хезмәткәрләре Актанышта хөрмәтләнде (+ ФОТОЛАР)

Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булып узды. Әлеге ярышта 49 команда көч сынашты. Ярышлар ике төркемдә: укучы балалар саны 3500 дән әзрәк, һәм бала саны 3500 дән артык булган командалар арасында алып барылды. Кышкы спорт төрләре арасында чаңгыда vip-йөгереш, командалар арасында чаңгы ярышы, конькида ярышу, идәннән күтәрелү, турникта тартылу,...

Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булып узды. Әлеге ярышта 49 команда көч сынашты.
Ярышлар ике төркемдә: укучы балалар саны 3500 дән әзрәк, һәм бала саны 3500 дән артык булган командалар арасында алып барылды.
Кышкы спорт төрләре арасында чаңгыда vip-йөгереш, командалар арасында чаңгы ярышы, конькида ярышу, идәннән күтәрелү, турникта тартылу, өстәл теннисы, шахмат, канат тарту кебек ярышлар бар иде.
Эшләмәгән кешедә генә гаеп булмый диләр. Бу чыннан да шулай. Безнең районыбыз данын яклап чыгыш ясаган мәгариф хезмәткәрләре, яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен, үзләренең көчләреннән килгәннең барсын да эшләделәр. Бик матур уен күрсәтеп, республика күләмендә 1 нче урынга лаек булды алар. Әлеге нәтиҗәләргә бары тик бердәмлек, булдыклылык аркасында гына ирешелгән дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев