Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия Пенсия фонды иминиятләүчене алыштыруга гаризалар кабул итә башлады

Россия Пенсия фонды пенсияләрнең җыелып бара торган өлешен бер пенсия фондыннан икенчесенә күчерүгә (иминиятләүчене алыштыру) яисә идарәче компанияне РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән яңа формалар буенча сайлауга гаризалар кабул итә башлады. Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене яки идарәче компанияне сайлау, шул исәптән алдан сайлау турында гариза үрнәкләре, Пенсия фонды сайтында урнаштырылган....

Россия Пенсия фонды пенсияләрнең җыелып бара торган өлешен бер пенсия фондыннан икенчесенә күчерүгә (иминиятләүчене алыштыру) яисә идарәче компанияне РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән яңа формалар буенча сайлауга гаризалар кабул итә башлады.
Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене яки идарәче компанияне сайлау, шул исәптән алдан сайлау турында гариза үрнәкләре, Пенсия фонды сайтында урнаштырылган. Биредә үк аларны тутыру кагыйдәләре һәм гаризаларны тапшыру ысуллары белән танышырга була.
Искәртеп үтәбез: бу очракта иминиятләүче - Россия Пенсия фонды яисә граждан тарафыннан сайланган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды. Соңгысы - граждан пенсиясенең тупланма өлешен инвестицияләүче һәм пенсиягә чыккан очракта түләүче оешма. Идарәче компания исә иминиятче була алмый: граждан үзенең пенсия тупланмалары белән идарә итүгәдәүләт яки хосусый идарәче компанияне сайлый икән, иминиятләүче - Россия Пенсия фонды.
Пенсиянең тупланма өлеше яңа иминиятләүчегә бер иминиятләүчедән икенчесенә күчү турында гариза тапшырылганнан алып 5 елга кадәр вакыт эчендә күчереләчәк. Әйтик, гаризаны 2015 елда биргән булсагыз, пенсиягезнең тупланма өлеше, инвестицион табышны исәпкә алып, 2021 елның I кварталында күчереләчәк. Шул ук вакытта пенсиянең җыелган өлешен сайлап алынган пенсия фондына 5 елга 1 тапкырдан ешрак вакытыннан алда күчерү мөмкинлеге дә саклана - граждан Россия Пенсия фондына алдан күчерү турында гариза биреп, яңа иминиятләүчегә киләсе елда күчә ала.
Әмма бу очракта пенсия тупланмаларының гарантияләнгән суммасын исәпләүнең соңгы көненнән соң вакыт өчен пенсия тупланмалары инвестицион табышсыз күчерелә. Моннан тыш, иминиятче, пенсия тупланмаларын инвестицияләгәндәге чыгымнарны күрсәтә икән, алар шәхси хисап счетында чагылачак. Ягъни сез 2015 елда вакыттан алда күчү турында гариза биргән очракта, яңа иминиятләүчегә акча 2016 елның I кварталында, әмма пенсиянең җыелган өлешенең гарантияләнгән суммасын исәпләүнең соңгы көненнән - инвестицион табышсыз күчерелә.
Пенсия фонды искәртә: 2015 елда 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия белән тәэмин ителеш вариантын сайлап алу хокукына ия. Сез эш бирүченең иминият кертемнәренең барлык суммасын иминият пенсиясенә юнәлтә яки бу сумманы иминият һәм тупланма пенсияләре арасында бүлә аласыз. Әлеге 2 вариантның теләсә кайсысы, иминиятләүченең кем булуына карамастан, тормышка ашырылырга мөмкин. Тупланма пенсия формалашудан 2015 елдан соң да баш тартырга була, диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев