Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россиядә ут белән суга бәя арта

Исәпләү приборлары булмаганнар өчен түләү 50 процентка арта. 1 гыйнвардан башлап, Россиядә һәр өченче фатирда электр уты белән суга бәя 50 процентка арта. Бәя арту үзендә файдаланылган ресурс күләмен санагыч прибор, ягъни счетчик куйдырмаганнарга кагыла, дип яза "Российская газета". Россиялеләр бәя күтәрелүне гыйнвар азагында, квитанцияләр алгач, сизәчәк. Счетчигы булмаган фатир...

Исәпләү приборлары булмаганнар өчен түләү 50 процентка арта.
1 гыйнвардан башлап, Россиядә һәр өченче фатирда электр уты белән суга бәя 50 процентка арта. Бәя арту үзендә файдаланылган ресурс күләмен санагыч прибор, ягъни счетчик куйдырмаганнарга кагыла, дип яза "Российская газета".
Россиялеләр бәя күтәрелүне гыйнвар азагында, квитанцияләр алгач, сизәчәк.
Счетчигы булмаган фатир хуҗалары штраф түләячәген хөкүмәттәгеләр күптән кисәтеп куйган иде. Былтыр таләпкә колак салмаганнарның түләү квитанцияләрендә куллану нормативы 1,4 коэффициентка артыграк язылган, әмма бу сизелерлек нәтиҗә бирмәгән.
2017 елдан җәза чарасы катгыйлана - 1 гыйнвардан коэффициент 1,5га кадәр үсә, ягъни фатирда су һәм электр энергиясен исәпләү приборлары булмаса, шушы хезмәтләр өчен түләү суммасы 1,5 тапкырга (ягъни 50 процентка) арта.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/05/132614/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев