Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РӘСМИ ХӘБӘР: Әгъзам Гобәйдуллин Актанышта җирлек башлыклары белән очрашты

Республика дәрәҗәсендәге җитәкченең әлеге тәкъдименнән соң очрашу ябык ишекләр артында дәвам итте.

“ТРсы  муниципаль берәмлекләре Советы”  Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин  бүген эшлекле сәфәр белән Актаныш районына килде.

Әгъзам Самат улы беренче эш итеп район хакимияте бинасында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов , Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты. 

-  Элек авылдагы проблемаларны колхоз-совхоз җитәкчеләре хәл итсә, хәзер авыл халкының бар проблемасы  авыл җирлекләре башлыклары җилкәсендә һәм бөтен җаваплылык сезнең өстә, - дип башлады сүзен Ассоциация рәисе. 

Актаныш районында 26 авыл җирлеге бар, алар үз эченә 87 авылны алып тора. Билгеле, бүген һәр җирлек  үзенә генә хас үзенчәлекләре, үз проблемалары  белән яши. Әмма  аларны бер йомгак итеп берләштерүче проблемалар да юк түгел. Очрашу кысаларында Әгъзам Гобәйдуллин нәкъ шуларга тукталды. Алар арасында  һәр җирлекнең генпланын булдыру, авылларның чикләрен билгеләү, су белән тәэмин ителеш, искергән су линияләрен, торбаларны алыштыру, ноябрь аенда булачак референдум  кебек мөһимлек буенча беренче урында торган максат- бурычлар бар   иде. Әмма шулар белән беррәттән залда утыручылар “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисенә  үзләрен борчыган башка сорауларны да юлладылар.

Сез әлеге очрашуны гаилә җыены дип кабул итегез. Сорау-мөрәҗәгатьләрегез булса, 
курыкмый әйтегез. Без аларны уртага салып сөйләшербез, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләрбез. Монда булган сөйләшү монда калачак!, - дип искәртте  Әгъзам Самат улы. 

Республика дәрәҗәсендәге җитәкченең әлеге тәкъдименнән соң очрашу журналистлардан башка, ябык ишекләр артында дәвам итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев