Рубль төшүе нәрсәләрнең бәясе артуга китерәчәк?
Ә сез товар запасы тупладыгызмы әле?
Рубль бәясе төшкәнлектән, балалар әйберләре, кием-салым, көнкүреш техникасы, кулланучылар электроникасы һәм фармацевтика товарларына бәя артачак, дип яза “Известия”.
Белгечләр фикеренчә, чит илдән кертелә торган кайбер дарулар һәм препаратлар 30 процентка, электроника 20 процентка, ә автомобильләр 5 процентка артыр дип фаразлана.
Кием-салым, балалар әйберләре дә 20-35 процентка күтәреләчәк, чөнки аларның күбесе хәзерге вакытта эшчәнлек туктатылган Кытайдан кайтарыла иде. Аналитиклар хәтта үзебездә җыела торган “Лада” машинасына да бәяләр 6-10 процентка артырга мөмкин дигән фикердә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев