Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Салым декларацияләре: вакытында тапшырырга онытма

Татарстанда гомер итүчеләр салым мөнәсәбәтләре өлкәсендә шактый намуслы булулары белән аерылып тора. Хәзерге вакытта республикада физик затлар кеременә салым түләүдән качып йөрүче татарстанлылар юк диярлек... Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Әлеге очрашу физик затлар кеременә салым мәсьәләләренә багышланган...

Татарстанда гомер итүчеләр салым мөнәсәбәтләре өлкәсендә шактый намуслы булулары белән аерылып тора. Хәзерге вакытта республикада физик затлар кеременә салым түләүдән качып йөрүче татарстанлылар юк диярлек...
Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Әлеге очрашу физик затлар кеременә салым мәсьәләләренә багышланган иде.
Билгеле булганча, ел башында физик затларның 2014 елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе башланып китте. Әгәр дә кеше ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән; фатирын, бүлмә яки башка шәхси милкен саткан яки арендага биргән; лотореяда откан икән, ул салым органнарына махсус декларация тәкъдим итәргә бурычлы.
- Салым декларацияләрен тапшыру вакыты 30 апрельдә төгәлләнә. Агымдагы елда бу эшчәнлеккә кушылырга тиешле физик затлар саны якынча 115 мең кеше дип исәпләнә. Узган ел исә аларның саны 114 мең булган иде. Әлеге затлардан җыелган салым күләме якынча 500 миллион сум тәшкил итте, - дип сөйләде Марат Сафиуллин.
Җитәкче сүзләренә караганда, агымдагы елда халыктан җыелган әлеге төр салым күләменең кимүе көтелми. Ул узган елгы дәрәҗәдә сакланачак. Әле алай гына да түгел, бу күрсәткеч 2014 елгы кампания белән чагыштырганда күбрәк тә булырга мөмкин.
- Узган ел 83 меңнән артык татарстанлы күчемсез милек һәм транспорт чарасын сатудан кергән керемнәрен декларацияләде. Әлеге декларацияләр буенча түләнергә тиешле салым күләме 165 миллион сумнан артыграк иде. Милекне арендага бирүдән кергән керемнәрен декларацияләү өчен салым органнарына барлыгы 5 мең кеше мөрәҗәгать итте. Әлеге төр декларацияләр буенча салым күләме 23 миллион сум булды, - дип дәвам итте сүзен Марат Сафиуллин.
Җитәкче сүзләренә караганда, агымдагы елда салым декларациясе формасына үзгәрешләр кертелгән. Салым декларациясен 3-НДФЛ формасы буенча тутырырга теләүчеләр махсус компьютер программасыннан файдалана ала. Әлеге программаны Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында табарга мөмкин (www.nalog.ru), шулай ук алар һәрбер салым инспекциясендә дә бар.
- Әлеге программа документлардагы мәгълүматларны дөрес итеп кертергә ярдәм итә, кирәкле күрсәткечләрне автомат рәвештә санап бирә, салым күләменең дә дөрес саналганлыгын тикшерә, - дип белдерде Марат Сафиуллин.
Салым декларацияләрен "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" аша да тутырырга мөмкин икән. Хәзерге вакытта әлеге онлайн-системада барлыгы 800 меңнән артык кеше теркәлгән инде.
Агымдагы ел күрсәткечләренә килгәндә, татарстанлылар салым органнарына якынча 6,5 мең декларация тапшырган инде. Әгәр дә физик затлар бу эшне 30 апрельгә кадәр төгәлләми икән, алар административ җаваплылыкка тартылачак. Хәер, Татарстанда андыйлар саны бик аз, ди.
- Татарстанлылар салым мөнәсәбәтләре өлкәсендә шактый намуслы булулары белән аерылып тора. Салым декларацияләрен вакытында тәкъдим итүчеләр саны елдан-ел арта. Ә бу эшкә салкын караучылар исә юк диярлек, - дип дәвами тте сүзен Марат Сафиуллин.
Тагын бер мөһим мәгълүмат: салым органнарына декларацияләрен тапшырган затлар әлеге салымны 15 июльгә кадәр түләп бетерергә бурычлы.
http://ntertat.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев