Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САННАР: Актаныш районында   үзмәшгульлек (самозанятость) системасында 82 кеше теркәлгән

САННАР: Актаныш районында «һөнәри керемгә салым» дигән  үзмәшгульлек (самозанятость) системасында 82 кеше теркәлгән.

Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда 82 кеше яңа салым системасында теркәлде инде.

Әйдәгез, бу үзмәшгульлек дигэн яналыкнын өстенлекләрен карап китик. Беренчедән – бу системага күчү бик җиңел. Күпләр моны үзләре башкарып чыга, хәтта салым органнарына йөрергә дә кирәкми. Мобиль телефонга, компьютерга, смартфон яки планшетка «Минем салым " мобиль кушымтасын алырга һәм салым органында кушымта аша теркәлергә кирәк. Әгәр Сезгә моны эшләү авыр икән, ярдәмчеләр табылыр – район күп функцияле үзәгендә үзмәшгульлек оештыру буенча белгеч эшли башлады. Алмаз Нурлыев аңлатма бирергә мөмкин, ярдәм күрсәтәчәк. Без аның белән «һөнәри керемгә салым» режимы, аның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләштек.

- Алмаз Нурулла улы, кешеләр салым турындагы теләсә нинди яңалыкны яратып кабул итәләр. Үзмәшгульлеккә нәрсә җәлеп итә алачагы турында сөйләгез әле?
– Беренче эш итеп шуны әйтәсе килә: моңа кадәр хезмәт күрсәтүдән алынган табышның 13 проценты күләмендә салым түләргә тиеш иде. Үзмәшгульлек режимына күчкәннән соң салым күләме 6 яки 4 процент тәшкил итә. Юридик затлар белән эшләгәндә – 6, физик затлар белән 4 процент.

- Әйе, аерма зур. Тик яңа системага күчкәннән соң салым ставкасы артмас микән?
– Борчылырга кирәкми, киләсе 10 елда 4 яки 6 процент үзгәрми.

- Әйтик, мин ниндидер эшчәнлек нәтиҗәсендә аена 10 мең сум керем алдым. Әлеге суммадан салым түләү тәртибе нинди?
– Узган айда 10 мең сум керем алуы турында телефон яки компьютерда үзмәшгульлек турында кушымтада күрсәтәсез. Сезгә салым күләме турында автомат режимда хәбәр килә, аны түләргә кирәк (бу очракта 600 яки 400 сум). Моннан тыш, салым күләмен киметү өчен, «һөнәри керемгә салым» системасында теркәлгән вакытта, мобиль кушымтада сезгә бонус буларак 10 мең сум акча керә. Аның күләме салым түләгән вакытта һәр тапкыр кимиячәк. Салымны киләсе айның 25 числосына кадәр түләргә кирәк.

- Эшчәнлекнең нинди төре белән шөгыльләнүче әтнәлеләр яңа системага күчәргә мөмкин?
- Яңа салым режимы заказ буенча пешерүче, фото-видеога төшерү белән шөгыльләнүче, төзелеш хезмәтләре күрсәтүче, чәчтарашчылар, массажчылар, маникюр осталары, сувенирлар җитештерүчеләр, йөк ташучылар, пассажирлар ташучылар, арендага торак бирүче әтнәлеләр, техниканы ремонтлау осталары өчен һәм бутән торле охшаш хезмәт курсәтучеләр очен кызыклы булачак.

- Димәк, бу легаль эшкуарлык белән шөгыльләнергә, үз бизнесыңны алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк…
– Нэкъ шулай. Тик «һөнәри керемгә салым» системасын кереме елына 2 миллион 400 мең сумнан артып киткән мәшгульләр файдалана алмый.

– Бәлки, кемдер «мин яңа режимга күчмим, мине барысы да канәгатьләндерә…» диеп уйлыйдыр?
– Мондый уңайлы һәм җиңел система белән файдаланмыйлар икән, «теневик»ларга, ягъни законсыз эшләүчеләргә карата да таләпләр артачак. Салым түләүдән яшеренгән кешеләр белән тикшерү органнары кызыксына, аларны җавапка тарта ала. Ә рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак теркәлгән кеше бер нәрсә турында да борчылмый, тыныч күңел белән эшли, банктан кредит алганда үз керемнәрен күрсәтә алачак. Кредит дигәннэн, шулай ук безнен «эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды» компаниясе аша шәхси эшмәкэрләргә 7,5 процентка кредитлар алу мөмкинлеге дә бар.


Үзмәшгульлеккә күчкәннәргә касса аппаратын сатып алу мәҗбүри түгел. Алар еллык отчетлардан да азат ителәлэр. Кыскасы, яңа салым режимының өстенлекләре аз түгел. Сораулар булса, Актаныш авылы Ленин проспектында 61а нче йорт «Мои документы» га атнаның һәр сишәмбесендэ иртәнге 8 дән 12 гә һәм пәнжешәмбесендэ 12 дән кичке 5 кә кадәр морәжәгать итә алалар, мин аларга җавап бирәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев