Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Саннар – яшәвенең мәгънәсе

- Моңа кадәрге елларым саннар дөньясында кайнашып узган икән. Инде 55 яшем тулганын сизми дә калганмын, - дип елмая район үзәк бухгалтериясендә хезмәт куючы Ләйсән апа Мирзаһитова. Әйе, саннар аның яшәвенең мәгънәсе шул. Шул саннар эчендә яши дисәк тә, ялгыш булмас аның хакында. Ятса да, торса да, саннар күз алдында...

- Моңа кадәрге елларым саннар дөньясында кайнашып узган икән. Инде 55 яшем тулганын сизми дә калганмын, - дип елмая район үзәк бухгалтериясендә хезмәт куючы Ләйсән апа Мирзаһитова. Әйе, саннар аның яшәвенең мәгънәсе шул.
Шул саннар эчендә яши дисәк тә, ялгыш булмас аның хакында. Ятса да, торса да, саннар күз алдында йөгерешә, керем белән чыгымнарны күңеле аша үткәрә әлеге ханым. Туган авылы Чөгәнәдә яшәүче, "Үзәк" колхозында хисапчы булып эшләүче Мөслимә апа кебек хисапчы булу теләге үскән саен көчәя генә аның. Гомер буе тракторчы булып эшләгән әтисе Мирхәт абый Гаязов та, колхозның төрле эшләрендә хезмәт куйган әнисе Вәзирә апа да кызларының теләкләренә каршы килми. Чөгәнәдәге башлангыч мәктәптә укыганда да, Актанышның 1 нче мәктәбендә белем алганда да кызлары йөзләренә кызыллык китерми, яхшы билгеләренә генә укый. Математиканы аеруча ярата. Алай гына түгел, абыйсы белән ике сеңлесенә дә булыша әле. Шулай булгач, үзеннән хисапчы чыгарына чын күңелдән ышаналар. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Ләйсән Мирзаһитова бер ел Бөгелмәдә, хисапчылар әзерли торган курсларда белем ала һәм хезмәт юлын Чалманарат авылында хисапчы буларак башлый.
- Эшләп китү 19 яшьлек кыз өчен бик үк җиңелләрдән булмады. Әмма мине үземнән өлкәнрәк хисапчы Инзилә, Хафиза, Фирия апалар бар эшкә өйрәттеләр. Сайлаган һөнәремне еллар узган саен ныграк ярата гына бардым. Кайберәүләр кушарга, алырга яратмый бит. Ә миңа саннар дөньясында кайнашу шул тикле ошый, - ди Ләйсән апа.
Чалманарат авылы аны булачак гомер юлдашы Рәфите белән таныштыра. Шул ягы белән дә якын әлеге авыл аның күңеленә. Ике арада кабынган мәхәббәт уты еллар узган саен ныграк дөрли генә бара.
- 1981 елда 19 яшемдә Рәфиткә кияүгә чыктым. Кер юа беләм, идән юа беләм, өй җыештыра беләм. Ашарга пешерә белмим дидем. Ә ул: "Ярар, аларын белгәч, мин ашарга пешерә беләм", - диде. Шулай итеп өйләнештек, - дип елмая Ләйсән апа.
Рәфит абый агроном булып эшләгәнлектән, аны колхоздан колхозга күчереп йөртәләр. Ләйсән апа да шул рәвешле авылдан авылга йөри. Һәм барысында да хисапчы булып эшли. Әкренләп бар эшкә дә өйрәнә. Хәзер инде ул әзерләгән ризыклар телеңне йотарлык. Моны Рәфит абый да яшерми.
- Ләйсән миңа яшь кенә килеш кияүгә чыкты. Шул көннән башлап миңа яхшы хатын, балаларга бик әйбәт әни булды. Гомер итү дәверендә бер-беребезне санлап, аңлашып яшәдек. Мине кая күчерсәләр дә, Ләйсән зарланмыйча, төенчекләрне җыйнап, минем белән күчте. Хәзер икебез дә лаеклы ялга чыгабыз. Үзебезгә исәнлек-саулык бирсен Ходай, балалар кайгысы күрергә язмасын, - ди Рәфит абый.
Ләйсән Мирзаһитова үзенең белемен күтәрү өстендә даими шөгыльләнә. 1980-1983 елларда Лаешта, хисапчылар әзерли торган техникумда белем ала. Аннан Түбән Камадагы хисапчылар әзерли торган институтны читтән торып тәмамлый. 1997-2003 елларда Актаныш Сельхозхимиясендә хезмәт куя. 2004 елда инде районның үзәк бухгалтериясенә эшкә күчә. Бер ел мәдәният юнәлеше буенча эшли. Аннан директор урынбасары була.
Хисапчы дигәч, аның эшен акча санау итеп кенә кабул итәргә гадәтләнгәнбез. Ә бит эченә кереп карасаң, аларга бик күп вазифа йөкләнә: кергән, чыккан акчаларны күзәтүдә тоту, дебет белән кредитны эшләү, бик күп хисаплар төзү. Барысы да яхшы булсын өчен алдан күрә белү, дөрес планлаштыру кебек сыйфатларга да ия булырга тиеш әле алар. Ләйсән апа нәкъ менә шундый хисапчы инде. Эшләү дәверендә аның тарафыннан бернинди хилафлыклар җибәрелмәгән икән, бу инде аның үз һөнәренең остасы булуын дәлилли. Күп сандагы мактау кәгазьләре дә шул хакта сөйли. Быел әле аңа Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазен дә тапшырдылар.
- Эшлисен эшләдек, хәзер инде рәхәт итеп үзебез өчен яшәр вакыт җитте, - ди Мирзаһитовлар.
Чыннан да, күз карасы кебек кадерләп үстергән кызлары белән улларының үз тормышлары бар. Чулпан институт тәмамлап, Казанда укытучы булып эшли. Алмазлары Казан электр челтәрендә энергетик булып хезмәт куя. Тормыш иптәше белән ике бәби үстерәләр. Ләйсән апа белән Рәфит абый шул оныкларының үсүенә сөенеп гомер итә. Күптән түгел Ләйсән апалар Яңа Әлем авылында йорт җиткереп, шунда күчтеләр.
- Баштарак куркытып торган иде, хәзер ияләштек, бик рәхәт, - ди юбиляр. Чөнки кечкенәдән табигатькә гашыйк ул. Бакчасын тутырып чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерә. Бу эшләрдә Рәфите аның олы таянычы, ярдәмчесе. Ике якның да туганнарын бер итеп яшәгәч, тормышлары да түгәрәк аларның. Инде киләчәктә дә шушы бәхетләре кителмәсен, тигезлектә яшәсеннәр дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев