Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сарман районында 6 кешелек гаиләдә 5 яшьлек бала янып үлгән

Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булу факты буенча тикшерү башланды, дип «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 2016 елның 21 декабрендә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын сүндергәндә 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе...

Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булу факты буенча тикшерү башланды, дип «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
2016 елның 21 декабрендә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын сүндергәндә 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Әлеге йортта алты кешелек гаилә яшәгән, шуларның дүртесе 2дән 14 яшькә кадәрге балалар.
Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, өйдә янгын электр үткәргечләреннән чыккан. Әти-әниләре яна торган йорттан өч балаларын гына коткарырга өлгергән.
Килеп чыккан хәлне ачыклау буенча чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, җинаять эше кузгату буенча карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев