Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үсентеләрне көзге сату башланды

Көз башлануга, бакчачылар яңа үсентеләр алып, бакчаларындагы җимеш агачларын яңарта башлыйлар. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар һәм орлыкчылыкка күзәтчелек белгечләре тарафыннан җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен реализацияләүне тикшерү барышында күп кенә җитешсезлекләр ачыклана. 2015 ел башыннан шушы өлкәдә җитешсезлекләр җибәргән өчен Актаныш буенча 5 сатучы административ җаваплылыкка тартылды һәм аларга 6700...

Көз башлануга, бакчачылар яңа үсентеләр алып, бакчаларындагы җимеш агачларын яңарта башлыйлар. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар һәм орлыкчылыкка күзәтчелек белгечләре тарафыннан җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен реализацияләүне тикшерү барышында күп кенә җитешсезлекләр ачыклана.
2015 ел башыннан шушы өлкәдә җитешсезлекләр җибәргән өчен Актаныш буенча 5 сатучы административ җаваплылыкка тартылды һәм аларга 6700 сум күләмендә штраф салынды.
Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, үсемлекләрне документларсыз һәм маркировкасы бозылганны сату очраклары еш очрый.
Сатучыларны һәм шәхси эшмәкәрләрне күп тапкырлар җаваплылыкка тартуга карамастан, алар үсемлекләрне җитешсезлекләре белән сатуны дәвам итәләр, чөнки моның өчен каралган штраф суммасы зур түгел. Орлыкчылыкка күзәтчелек бүлеге белгечләре сатып алучылардан игътибарлы булуларын, үзләрен алдатуга юл куйдырмауларын үтенә.
Сатып алучылар үсентене алган вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә икәнлеген һәрвакытта да белеп бетермиләр. Чынлыкта, яхшы, сәламәт утырту материалын бары тик махсуслашкан питомниклардан гына алырга мөмкин. Анда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: культурасы, сорты, ялганмасы. Сатучының этикеткада күрсәтелгән сортка документы, ягъни сертификаты яисә апробация акты булырга тиеш. Аның өстенә, сатучыларның үсентеләр сыйфатын раслаучы, ГОСТ Р53135-2008кә туры килгән һәм I яки II сортка караганлыгы хакындагы документлары булу шарт.
Тышкы кыяфәтләре буенча җиләк-җимеш агачлары яфраксыз булырга (үсентеләрне көз көне алган очракта, аларның яфраклары коелган булырга, ә яз көне алганда яфрак чыгармаган булырга тиеш), авыру билгеләре булмаска, механик зыянсыз, тамыр системасы яхшы үскән һәм корымаган булырга тиеш.
Тамыр системасының төре буенча үсентеләр өч төркемгә бүленә: күмелгән, тамыр системасы ачык һәм контейнер төркем. Тамыр системасы күмелгән үсентеләр яшь агачны хәтерләтә, аларны туфрагы белән бергә казып алганнар. Икенче төркемгә караган үсентеләрнең аерылып торган үзенчәлеге шунда - аларның тамыр системасы полиэтилен яисә киндер капка урнаштырыла, тамырларында туфрак юк дәрәҗәсендә. Күпчелек очракта базарларда нәкъ менә шундый үсентеләр реализацияләнә дә инде. Контейнер яисә тамыр системасы ябылган үсентеләр кыйммәт, чөнки алар күчереп утыртуның төрле шартларын да җиңел кичерәләр. Тамыр системасы ябык үсентеләрне ачык грунтта түгел, ә махсус теплицаларда, пластик контейнерларда яисә полиэтилен капларда үстерәләр. Һәр үсенте аерым контейнерда яисә капта була.
Безнең киңәшләрне тотып, нинди үсенте алырга икәнлеген хәл итү сатып алучыларның үзләреннән тора.
Үсентеләрне сатып алганда сораулар туса, (8843)277-68-29 телефоны аша орлыкчылыкка күзәтчелек бүлегенә яки Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең www.shn.tatarstan.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев