Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сезнең тормыш – үзе батырлык

Әлеге язмам менә шундый батырлыклары белән Җиңү көнен якынайткан авылыбызның кыю йөрәкле, тракторчы хатын-кызы Нәсимә апа Таҗиева турында. Без, башлангыч мәктәп укучылары, авыл китапханәсе белән берлектә, тыл ветераны Нәсимә апа белән очрашу уздырдык. Сугыш башланганда яшүсмер кыз була әле ул. Басудан кайтып та керми ачлы-туклы эшләп йөрүләр, беренче сызган буразналары,...

Әлеге язмам менә шундый батырлыклары белән Җиңү көнен якынайткан авылыбызның кыю йөрәкле, тракторчы хатын-кызы Нәсимә апа Таҗиева турында.
Без, башлангыч мәктәп укучылары, авыл китапханәсе белән берлектә, тыл ветераны Нәсимә апа белән очрашу уздырдык. Сугыш башланганда яшүсмер кыз була әле ул. Басудан кайтып та керми ачлы-туклы эшләп йөрүләр, беренче сызган буразналары, авылда калган халыкның авыр язмышы турында тезеп-тезеп сөйләде.
Нәсимә апаның күз алдында сугыш елларының ачы хатирәсе бүгенгедәй саклана. Барлык авыр эшләр алар кулыннан үткән. Үзләре ач булсалар булганнар, икмәкне, кирәк-яракны фронттагыларга җибәргәннәр.
"Түздек, кан-яшь түктек, тешләрне кысып булса да, түздек, әмма сыкранмадык. Җиңү көнен якынайту хакына һәр кеше: балалардан алып, олыгайган әби, бабайларга кадәр кулыннан килгәнчә хезмәт фронтында булды", - дип искә ала ул шушы елларны. Укучылар бик кызыксынып Нәсимә апаның сөйләгәннәрен тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Җиңү турында шигырь, хикәяләр сөйләделәр, җырладылар. Очрашу кичәсе чәй табыны артында күңелле сөйләшүләр белән дәвам итте.
Нәсимә апа үзенең фикерен йомгаклап: "Инде киләчәк буынга без күргәннәрне күрергә язмасын, сугышлар булмасын, барыгызга да бәхетле, тыныч тормышта яшәү, кешегә бер генә бирелә торган яшәү насыйп булсын. Һәм шул гомеркәйләрне матур итеп, сөенеп үткәрергә язсын", - дип дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев