Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Су өстендә яшәп – су коеныр урын юк

Кояш кыздыра... Бу челләдә җан да, тән дә җиләс су буена, яшеллек күләгәсенә ашкына. Тик, кызганыч, шушы ашкынудан ары узып булмый. Су буена төшәсең дә, чүп өеменә карап, синнән алда ял итүчеләрнең ничек утырганнарын күзаллыйсың да, яр буе шешә тулы, яшелләнеп барган суга керергә батырчылык итми озак кына карап торгач,...

Кояш кыздыра... Бу челләдә җан да, тән дә җиләс су буена, яшеллек күләгәсенә ашкына. Тик, кызганыч, шушы ашкынудан ары узып булмый. Су буена төшәсең дә, чүп өеменә карап, синнән алда ял итүчеләрнең ничек утырганнарын күзаллыйсың да, яр буе шешә тулы, яшелләнеп барган суга керергә батырчылык итми озак кына карап торгач, эсселекне тирги-тирги кире кайтып китәсең. Кемнең-ничек, шәһсән минем су буена барып ял итәргә ниятләвем гадәттә шулай тәмамлана.
Үзебезнең сулыкларны чүпкә өеп, су коеныр урын калмагач, район халкы аптыраганнан чик аша узып күрше Башкортстанның якындагы сулыкларына күчте. Анда чистарак дип сөйлиләр... Хәер, бу чисталык озакка барыр микән? Бар гаепнең үзебездә икәнен, табигать, су буйларында ял итүчеләрнең әхлаксызлыгы, түбән культуралылыгы хакында сөйли башласаң сүз дә, урын да җитмәс. Өстәвенә, агымдагы ел республикабызда "Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" буларак игълан ителде дә онытылды кебек. Гомумән, яшәеш гадәттәгечә дәвам итә.
Тик төп сүзем болар хакында түгел. Су өстендә яшәп су коеныр урын юк - бар борчылганым шул. Татарстан буенча район гигиена һәм эпидимиология үзәге атнага бер Агыйдел, Иске Идел, Иске Сөн, Сөн елгаларының һәм башка вак сулыкларның эчтәлеген тикшерүгә ала. Бүгенге көндә аларның күбесе ямьсез яшел төскә кереп, исләнеп килә. Шуңа да:
- Кайда су коенырга була соң?- дигән сорау белән иң әүвәл аларга мөрәҗәгать итәргә булдым. Үзәк җитәкчесе Земфира Хафизова сүзләренә караганда, район җирлегендә 42 елга-күл бар, 20 дән артык санкцияләнмәгән су коену урыны исәпләнә. Калганы, җәен камыш астында кала торган вак күлләр, сулыклар. Тик барып, курыкмый, рәхәтләнеп су коенырлык һичбер урын булса. Халык арасында берара: "Иске Иделне чистарталар икән, бар уңайлыклары да булган пляж ясаячаклар, курортларныкыннан ким булмаячак..." дигән өметле имеш-мимешләр дә йөрде. Әллә вакыты җитмәде, әллә бөтенләй онытылды - анысы билгесез. Шулай итеп, янә бер кабатларга мәҗбүр булам - елгаларыбыз, күлләребез күп, табигатебез ямьле, бай дип шапырынсак та районда бит юарлык та чиста су юк.
Тик бу күпләргә киртә түгел, нинди су бар-шунда коенабыз. Чөнки аларның берсендә дә диярлек "Су коену катгый тыела" дигән игъланнар куелмаган. Бердәнбер шундый язуны Актаныш белән МТС бистәсен аерып торган дамбада гына очратырга була. Хәер, биредә яшәүче кешеләр күрә торып анда барып керми, читтән килгәннәр коенса гына. Андый күренешкә очраган булды инде. Басма аша үз эшем белән каядыр ашыкканда, суда чупырдашкан ике марҗа хатынын күреп туктаплар карап тордым. Читтәгесе чистарак булып бер безгә генә күренмидер мөгаен.
Ә әлегә "Кайда су коенырга?" дигән сорау ачык кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев