Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Табигате матур, халкы тырыш

Күҗәкә авыл җирлегендә җанлы тормыш кайный. Еллар агымына ияреп, күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә. Дәүләт программалары авыл яшәешенә үз йогынтысын сала. Авыл кешеләре үз төбәкләренең язмышы өчен борчылып, көндәлек тормыш-мәшәкатьләрен бергәләп хәл итәләр. Проблемалар чишелеше бергәлектә, бәхәстә һәм уртак фикергә килүдә күренә. Күҗәкә авыл җирлегенең 2016 елда башкарылган эшләренә...

Күҗәкә авыл җирлегендә җанлы тормыш кайный. Еллар агымына ияреп, күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә. Дәүләт программалары авыл яшәешенә үз йогынтысын сала. Авыл кешеләре үз төбәкләренең язмышы өчен борчылып, көндәлек тормыш-мәшәкатьләрен бергәләп хәл итәләр. Проблемалар чишелеше бергәлектә, бәхәстә һәм уртак фикергә килүдә күренә. Күҗәкә авыл җирлегенең 2016 елда башкарылган эшләренә хисап җыелышы да нәкъ шундый характерда барды: халыкны борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләштеләр.
Җыелышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты һәм районда башкарылган күләмле эшләр белән таныштырды, киләчәккә максатлар билгеләде.
Күҗәкә, Адай, Югары Уръяды, Түбән Уръяды авылларын берләштергән әлеге җирлек белән Рәйхан Галимҗанова җитәкчелек итә. Ул үзенең хисап чыгышына кызыклы үзенчәлек керткән. Авыл җирлекләренә бәя бирүче һәр төр критерий буенча ел дәвамында фотолар төшереп барганнар. Җирлек башлыгы һәрбер сүзен шул сурәтләр белән дәлилләп, кирәк җирдә мактап, кирәк җирдә тәнкыйтьләп чыгыш ясады.
Фотоларда - авыл күренешләре. Биредә яшәүчеләрнең күңелләренә якын урыннар. Ләкин алар матурлыкны гына түгел, көндәлек тормыштагы проблемаларны да тарихлаштырган. Әйтик, урам уртасында тупланган сарыклар, койма башына үрелгән кәҗәләр...
- Көтүгә чыгармыйча, мал-туарын караучысыз, җәмәгать урыннарында йөртүчеләргә тагын бер кат кисәтү ясарга мәҗбүрбез. Алдагы җәйдә дә шушы хәл кабатланса, район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиягә мөрәҗәгать итәчәкбез. Урамда бәйдән ычкынган этләр дә йөрергә тиеш түгел, - диде Рәйхан Флүс кызы.
Икенче мәсьәлә - Күҗәкә һәм Уръяды арасындагы юлның начар булуы. Язгы-көзге пычракларда ул техника белән йөрүчеләргә мәшәкать, куркыныч тудыра. Актаныш-Пучы юлында капиталь ремонт вакытларында төп маршрут юлына әверелгән бу юл җәйге яңгырларда да йөрергә зур уңайсызлык барлыкка китерә.
- Без бу хакта беләбез. Юлны ныгыту чаралары турында сөйләшүләр алып барабыз. Әлегә асфальтлау буенча дәүләт программасына керү мөмкинлеге табылмады, шулай да аны өлешчә булса да ныгыту чарасы күреләчәк, - дип, Илфак Бариев әлеге мәсьәләнең район җитәкчелеген дә борчыганын белдерде.
Күҗәкә авыл җирлеге буенча соңгы ике елда үлүчеләр саны шактый зур сан тәшкил итә. Әмма туучылар саны бик күпкә аз. Бу хәлне җирлектәге проблемаларның иң җитдие дип кабул итәргә кирәктер.
Күҗәкә фельдшер-акушерлык пункты җәмәгать үзәгендә урнашкан. Эшләргә барлык уңайлыклары да булдырылган. Тик биредә эшләргә теләк белдерүче медицина хезмәткәре генә юк.
Моңа кадәр бу хезмәтне башкарган Рәмилә Хәертдинова һәм Зөһрә Сабированың шушы авылда яшәүләре күңелне җылытып тора торуын. Ярдәм сорап килүчеләрне кире бормыйлар, кулдан килгәнчә булышалар. Тик аларның лаеклы ялда булулары, кул астында кирәкле медицина җиһазлары юклыгы медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтергә комачаулый. Авыл хезмәт яшендәге, элекке елларда карусыз медицина хезмәте күрсәткән ак халатлыларның изге эшләрен дәвам итүче белгечне көтә.
Күҗәкә - табигате белән бик матур, төзек авыл. Халкы да гади, кешелекле. Авыл асфальт юл белән тоташкан. Социаль объектлары бар.
- Гаиләләре белән килергә теләүчеләр юкмы, кирәк икән, шәхси йорт салып чыгарга булышачакбыз. Авылга кайтып эшләргә теләгән яшь кешегә укырга керергә ярдәм итүне дә үз өстебезгә алабыз, - диде Илфак Бариев.
Чынлап та, авылга медицина хезмәткәре бик кирәк. Бу - һәркемгә дә кагыла торган мәсьәлә. Өлкәнәя барган авыллар алар кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга аеруча мохтаҗлар.
Җыелышта халыкны яхшы сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү, көндәлек-көнкүреш калдыкларын түгү буенча да тәфсилле сөйләшүләр, фикер алышулар булды. Бу юнәлештә инде байтак эшләр башкарылган. Ярдәм итүче эшмәкәрләр дә табылган. Үзара салым акчасына башкарыласы эшләр дә барланган.
Рәйхан Галимҗанова чыгышында тәнкыйть сүзләрен җайлап кына кулланса, мактау сүзләрен дә жәлләмәде. Җирлектәге авылларның төзеклегенә, чисталыгына ярдәм итүче кешеләрнең исемнәрен берничә мәртәбә кабатлап, аларга кат-кат рәхмәт әйтте. Бүләкләр тапшырды.
Әйе, бары тик күмәк көч кенә тау күчерергә сәләтле. Гүзәл табигатьле җирлекнең күркәм кешеләренә тырышлык, түземлелек хас. Күҗәкә, Адай, Уръяды авыллары кешеләренең янып-көеп тормыш итүләре - матур итеп яшәүгә омтылулары ул. Ә бу күңелгә сихәт, җанга рәхәтлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев