Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Табигый даруханә

Табигатьнең көче чиксез, Шифалы һәр җимеше. Рәтен белеп кулланганда, Һәркемгә дә килешле. Невралгия җәфаласа, Кирәк бөтнек куллану. Кан басымын төшерергә Кызыл чөгендер ару. Артык тозны тәнебездән Каен җиләге куачак. Теш сызласа, урт бозылса, Шалфей шифа булачак. Карбыз нефритны дәвалый, Көртмәлек - артритны. Андыз куллансаң даими, Булырсың көчле, ныклы. Мүк җиләген...

Табигатьнең көче чиксез,
Шифалы һәр җимеше.
Рәтен белеп кулланганда,
Һәркемгә дә килешле.
Невралгия җәфаласа,
Кирәк бөтнек куллану.
Кан басымын төшерергә
Кызыл чөгендер ару.
Артык тозны тәнебездән
Каен җиләге куачак.
Теш сызласа, урт бозылса,
Шалфей шифа булачак.
Карбыз нефритны дәвалый,
Көртмәлек - артритны.
Андыз куллансаң даими,
Булырсың көчле, ныклы.
Мүк җиләген кулланырга
Циститтан син онытма,
Баш авыртса - балан суын,
Бронхиттан - ачы торма.
Салкын тисә, кура җиләген
Чәйгә салып эчәбез.
Бавыр бераз борчып торса,
Миләш куллана беләбез.
Бөтнек, балан һәм камырлык
Йөрәкне дә ныгыта,
Топинамбур - диабеттан,
Шикәрне рәттә тота.
Сидек юлы ялкынсынса,
Туран уты файдалы.
Астмадан иссоп эчкәндә
Сулыш алулар җайлы.
Геморрой, язва, җәрәхәт -
Белмәгәннәр бик сирәк -
Бака яфрагы согында
Һәрчак юдырту кирәк.
Шешенү булса әгәр дә,
Наратбаш һәм җитенне
Кайнатып эчү кирәге
Шаккаттырмый беркемне.
Канлы үлән согын сөрткәч,
Сөялләр төзәтелә.
Изелгән керән куллангач,
Сипкел кимү күзәтелә.
Сары мәтрүшкә, дүләнә
Чәйләрен эчү кирәк.
Бу үсемлекләр файдасын
Белмәгән кеше сирәк.
Табигать балаларында
Авыручылар сирәк.
Табигать белән аңлашып
Яши белергә кирәк.
Сүзлек
Бөтнек - мята
Көртмәлек, нарат җиләге - брусника
Андыз - девясил
Туран уты, шөет - укроп
Наратбаш, нарат үләне - хвощ
Дүләнә, камырлык - боярышник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев