Татарстанның "Дәүләт телләре турында"гы Законны исәпкә алмаучыларны акылга утыртмакчылар. Татар телен бар дип белмәүчеләргә һәм аны эштә кулланмаучыларга җәза 500 сумнан 1000 сумга кадәр булырга мөмкин.
27 июньдә Татарстан Дәүләт Советының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы...
Татарстанның "Дәүләт телләре турында"гы Законны исәпкә алмаучыларны акылга утыртмакчылар. Татар телен бар дип белмәүчеләргә һәм аны эштә кулланмаучыларга җәза 500 сумнан 1000 сумга кадәр булырга мөмкин.
27 июньдә Татарстан Дәүләт Советының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады.
Әлеге үзгәрешләр җирле хакимияткә телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән очракта штраф салу хокукы бирә. Элмә такталар Татарстанның ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә куелмый икән, дәүләт хакимияте оешмаларының, җирле үзидарә оешмаларының, ширкәтләрнең һәм башка оешмаларның вазыйфадагы кешеләренә штраф салыначак.
Татарстанның дәүләт телләрен бар дип белмәүчеләргә җәза юк, дигән сүзләр күп булды, канунны эшләтеп җибәрү механизмнары кирәк, диелде. Мондый штрафлар Башкортстанда, Бурятиядә һәм Саха Республикасында бар, ә Татарстанда юк иде. Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, телләр турында канун үтәлмәгән очракта, җәза булдыруны кертергә кирәк, дип белдергән иде. Бу проблеманы административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү белән хәл итеп була.
Исегезгә төшерәбез: дәүләт телләрендә визуаль мәгълүмат галимнәр тарафыннан тикшерелде. Казандагы ике дәүләт телендә язылган элмә такталарның саны бары 5 процентны гына тәшкил итә. Татарстан шәһәрләрендә визуаль мәгълүмат тәкъдим ителүдә татар теленең өлеше 6 процент тәшкил итсә, инглиз телендә - 15 процент, рус телендә - 90 процент.
Нет комментариев