Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында түләгән вакытта виртуаль картадан файдалана алачак

Татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында түләгән вакытта виртуаль картадан файдалана алачак Хәзер Татарстанның теләсә кайсы кешесе ТР дәүләт хезмәтләре порталында комиссиясез түли ала. Порталда виртуаль дәүләт хезмәтләре картасы чыгарыла башлый. Виртуаль карта чыгарылганнан соң, аның ревизитлары дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта пәйда була, ә түләүләр башкару өчен кирәкле CVC2 коды...

Татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында түләгән вакытта виртуаль картадан файдалана алачак
Хәзер Татарстанның теләсә кайсы кешесе ТР дәүләт хезмәтләре порталында комиссиясез түли ала. Порталда виртуаль дәүләт хезмәтләре картасы чыгарыла башлый.
Виртуаль карта чыгарылганнан соң, аның ревизитлары дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта пәйда була, ә түләүләр башкару өчен кирәкле CVC2 коды шәхси кабинет теркәлгән телефон номерына SMS рәвешендә җибәрелә. Картаның күнегелгән пластик карточкасы булмаячак. Виртуаль карта чыгарган өчен комиссия алынмый. Картага акчаны "Электрон Татарстан" инфоматлары аша һәм республика дәүләт хезмәтләре порталында салырга мөмкин.
Карта счетына 5 мең сумнан артык акча салган вакытта кулланучыдан комиссия алынмый. Ә 5 мең сумнан кимрәк салганда комиссия 0,5 процент тәшкил итәчәк - ул түләү операциясен башкару чыгымнарын каплау өчен китә. Карта балансын комиссиясез «АК БАРС» Банк ААҖ бүлекләрендә тулыландырырга мөмкин.
Шәхси кабинетта картаның балансын тикшерегә һәм тулыландырырга, операцияләр буенча өземтәләрне карарга һәм сакларга була. Картага блокировка салырга һәм яңасын чыгырырга мөмкин. Порталда блокировка салынган картаны яңадан кайтарып булмый - бу куркынычсызлык максатларында шулай эшләнгән.
Виртуаль карта белән дәүләт хезмәтләре порталында гына түләп калмыйча, интернетта операцияләр башкарырга да мөмкин, бу төп картаның мәгълүматларын сакларга булыша, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
http://tat.tatar-inform.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев