Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Татфондбанк»тан акчаларын ала алмаган кешеләргә нишләргә?

Татарстанда эшкуарлар - ТФБ клиентларына ярдәм күрсәтү өчен махсус эшче төркем төзелде. Зыян күргән вкладчыларга 26 декабрьдә акча түли башлаячаклар. «Татфондбанк» вкладчыларының дәүләт тарафыннан гарантияләнгән кертемнәрен 100 процент күләмендә (әмма 1,4 миллион сумнан да артык түгел) кайтаруга бәйле проблемалары булмаячак. 26 декабрьдә алар конкурс нигезендә сайлап алынган 5 банк-агентка мөрәҗәгать...

Татарстанда эшкуарлар - ТФБ клиентларына ярдәм күрсәтү өчен махсус эшче төркем төзелде. Зыян күргән вкладчыларга 26 декабрьдә акча түли башлаячаклар.
«Татфондбанк» вкладчыларының дәүләт тарафыннан гарантияләнгән кертемнәрен 100 процент күләмендә (әмма 1,4 миллион сумнан да артык түгел) кайтаруга бәйле проблемалары булмаячак. 26 декабрьдә алар конкурс нигезендә сайлап алынган 5 банк-агентка мөрәҗәгать итә алачак. Алар: «Саклык банкы», ВТБ 24,«Россельхозбанк», «ФК Открытие» һәм «АК БАРС» банклары. Вкладчыларны конкрет банк-агентларга бүлү, алардан гаризалар кабул итү вакыты һәм урыны турындагы мәгълүмат җомга көнне, 23 декабрьдә кичкә таба АСВ (www.asv.org.ru) сайтында урнаштырылачак. Өстәмә мәгълүматны АСВның «кайнар линия» телефоны (8-800-200-08-05) буенча да алырга мөмкин.
Вкладчыларга акчаларын алу өчен түбәндәгеләр кирәк:
1. 23 декабрьдә АСВның www.asv.org.ru сайтында вкладчыларны конкрет банк-агентларга бүлү, гаризаларны кабул итү вакыты һәм урыны турындагы мәгълүматны белешергә.
2. Банк-агентка паспорт күрсәтергә, шулай ук билгеләнгән тәртиптә акчаны кайтару турында гариза тутырырга. Гариза бланкларын банк-агентларның бүлекчәләрендә алырга һәм тутырырга мөмкин.
3. 26 декабрьдә банк-агентка паспорт белән килергә һәм гариза тутырырга. Гаризалар мораторий гамәлдә булган вакытта (өч ай дәвамында) кабул ителәчәк.
4. Гариза тутырганнан соң банк-агентта закон нигезендә акчаны кайтару өчен өч көн вакыт бирелә. Акчаны шунда ук кулга бирәләр яки алар вкладчының счетына күчереләчәк.
ЭШКУАРЛАРГА НИНДИ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК?
Акчаларын «Татфондбанк»та саклаучы эшкуарлар белән кайбер кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Чөнки аларга декабрь ахырында хезмәткәрләренә эш хакы, салымнар түләргә һәм штрафка тартылучылар исемлегенә эләкмәскә кирәк. Татарстанда аларга ярдәм күрсәтү өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановкүрсәтмәсе белән махсус эшче төркем төзелде, ул ТФБ клиентларының проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнәчәк.
22 декабрь көнне Хөкүмәт вәкилләре белән очрашуда эшкуарларга түләүләр буенча салымнарны кичектерергә, күзәтү органнары тарафыннан хәерхаһлык күрсәтергә, 8-9 процентка кадәр киметелгән ставкалар буенча микрокредитлар бирергә һәм ташламалы шартларда яңадан финансларга вәгъдә иттеләр.
- Эшче төркем бизнесменнардан аерым эш итмәячәк. Без уртак эшчәнлек алып барачакбыз. Бездә эшкуарларның аерым категориясе бар, аларга хәзер, декабрь ахырында, хезмәт хакы, салымнар түләргә һәм штрафка тартылганнар исемлегенә эләкмәскә кирәк. Шуңа күрә салымнар буенча да махсус комиссия эшли. Әгәр акчалар түләнгән һәм исәп-хисап счетында булса, вәзгыять аерым каралачак, - дип вәгъдә итте эшкуарларга ТР икътисад министры Артем Здунов.
Хөкүмәттә һәр очракны аерым тикшерергә, ял көннәрендә һәм соңгы клиент проблемасы хәл ителгәнчегә кадәр эшләргә вәгъдә иттеләр. Рефинанслау мәсьәләләрен хәл итү өчен «АК БАРС» һәм ВТБ 24 банклары җәлеп ителәчәк, акчалар еллык 11 процентка кадәр ставка белән түләнәчәк. Эшкуарларга килгән зыянның гомуми күләме кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәләре буенча ачыкланачак. Республиканың башка банкларында акча түләүне туктату аркасында зыян күргән эшкуарларга да ярдәм күрсәтеләчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте тарафынан «Татфондбанк»ның хәлен яхшырту өчен барлык чаралар да күрелә. ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре советында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.
- Безнең өчен бу көтелмәгән хәл булды. Әлеге банкның директорлар советы рәисе булган Премьер-министрны да бу вәзгыять борчуга салды, - диде парламент башлыгы.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикада әлеге кыен хәлдән чыгу өчен тиешле барлык чаралар да күрелә.
ЭШКУАРЛАР ӨЧЕН - «КАЙНАР ЛИНИЯ» ТЕЛЕФОННАРЫ
Моннан алдарак «Татфондбанк»ның эшкуар-клиентлары белән Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов та очрашкан иде. Инстаграмдагы үз сәхифәсендә ул прокуратураның банк тирәсендә барган вакыйгаларны контрольдә тотуын искәртте.
- Республика прокуратурасы өчен төп өстенлек - гражданнарның, шул исәптән эшкуарларның мәнфәгатьләрен кайгырту. АСВ тарафыннан банкның хәленә бәя бирү төгәлләнми торып, прокуратураның да, башка хакимият органнарының да вакытлы администрация эшенә тыкшынырга хакы юк. Шуңа да карамастан, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Татарстанның барлык район һәм шәһәр прокурорларына кыен хәлдә калган эшкуарларга карата хәерхаһлык күрсәтү бурычын куячак, - дип ассызыклады Тимур Ногманов.
Бизнес-омбудсмен шулай ук эшкуарлар өчен мәгълүмати линия эшли башлавы хакында хәбәр итте: (843) 203 29 08.
Моннан тыш, 22 декабрьдә Татарстанда эшкуарлар - операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды. Эшкуарларга үзләрен борчыган сорауларга (843) 524-90-90телефоны буенча аңлатма биреләчәк. Телефон 2016 елның 31 декабренә кадәр көн саен 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.
Иминият акчаларын түләү тәртибе турындагы өстәмә мәгълүматны шулай ук АСВның «кайнар линия» телефоны (8-800-200-08-05) буенча һәм АСВ сайтындагы «Страхование вкладов/Страховые случаи/ «Татфондбанк» (ПАО)» бүлегендә алырга мөмкин.
чыганак: http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/64725-tatfondbanktan-akchalaryin-ala-almagan-keshel%D3%99rg%D3%99-nishl%D3%99rg%D3%99?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев