Әтиебез Фаис Габдрәхимовның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул 1937 елның 9 мартында Чишмәбаш авылының Габдерәхим һәм Мәгъшук гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала.
Әтисе һәм Габделхәй абыйсы Бөек Ватан сугышына киткәндә, аңа 4 яшь кенә була әле. Шуңа аларны бик әз хәтерли. Әтиемнең янында ятып торганым, әнкәемнең...
Әтиебез Фаис Габдрәхимовның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул 1937 елның 9 мартында Чишмәбаш авылының Габдерәхим һәм Мәгъшук гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала.
Әтисе һәм Габделхәй абыйсы Бөек Ватан сугышына киткәндә, аңа 4 яшь кенә була әле. Шуңа аларны бик әз хәтерли. Әтиемнең янында ятып торганым, әнкәемнең аңа күп итеп ипи киптереп җибәргәне генә истә, дип сөйли. Шул көннән алар ятим калалар. Әтисе дә, абыйсы да сугыштан әйләнеп кайта алмый. Ятимлек, ачлык, ялангачлыкның барысын да татырга туры килә аңа. Хәтта ачлыктан шешенеп, хастаханәдә ятып чыга. Апасы Халидә тракторда эшли башлагач кына, хәл бераз җиңеләя, гаилә ачтан үлми кала.
VII сыйныфны тәмамлагач, әти колхозда атлар карый. 1956 елның көзендә исә армиягә китә, Мәскәү, Украинада 3 ел хезмәт итә. Әзрәк акча эшләп кайту хыялы белән, армия хезмәтен тәмамлауга, ике ел Буланаш шәһәрендә шахтада эшли. Шулай итеп, туган авылы Чишмәбашка биш елдан гына әйләнеп кайта. Шахталарда тырышып тапкан акчасына авылда йорт җиткерә, аннан инде 1965 елда күрше Башкортстанның Җәйләү авылы кызы Гөлдәмияне алып кайта. Төп йортта бер ел яшәп, тиздән яшь гаилә башка чыга. Барын - бергә, югын уртак итеп, матур гына тормыш итәләр. Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Әтием белән әнием дүрт кыз, бер ул тәрбияләп, барыбызны да башлы-күзле иттеләр. 14 оныклары, 3 оныкчыклары бар инде.
Әтиебез гомер буе - 32 елдан артык чылбырлы тракторда эшләде. Без йокыдан торганчы - иртәнге 4-5тә үк кырга эшкә чыгып китә, без йокларга яткач - төнге 10-11дә генә өйгә кайта. Без аны гел юксына идек. Әтиебезгә фидакарь хезмәте өчен "атказанган колхозчы" исеме бирелде. 1976 елда ул Пермь якларыннан үзе әзерләп алып кайткан наратлардан зур итеп өй салды. Гомер буе шулай тырыш булды, эштән беркайчан курыкмады. Инде менә әтиебезгә 80 яшь. Тормышның авырлык-михнәтен байтак күрсә дә, әле хәзер дә ул һәрчак шат күңелле, җитез, бер дә тик торырга яратмый. Малларын да карый, җәйләрен урманга йөрергә бик ярата. Кичләрен, һава торышы нинди булуга карамастан, авылын урап чыга. Ялгыз бабайларга ярдәм итәргә ашыга. Уты булмаса, борчылып, хәл белергә керә. Күрше-күлән, авылдашлар аны бик хөрмәт итә.
Әтиебез бик нык туган җанлы, ярдәмчел. Абыйсы Назиф, энесе Нурлыгаян, апасы Халидә белән ярдәмләшеп, аралашып бик тату гомер итәләр. Хәзерге көндә әтиебез белән әниебез уллары Данис, киленнәре Айгөл, аларның өч уллары белән кадер-хөрмәттә күпләр сокланырлык гомер кичерәләр.
Әтием, мин синең белән гомер буе горурланып яшим. 80 яшьлек юбилеең мөбарәк булсын! Әниебез белән тигезлектә, безне сөендереп, тагын озак еллар яшәргә язсын сезгә, саулык-сәламәтлек, тыныч, рәхәт тормыш телим.
Нет комментариев