Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тормыш маягыбыз – әниебез

...Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла... Флера Сөләйманованың "Әниемә" җыры тормышта юл күрсәтүче әниемә багышлангандыр кебек. Кем соң синең әниең, дисезме? Гади, сабыр, эчкерсез, гадел, безне яратучы, тәмле ризыклар белән сыйлаучы, безнең өчен өзелеп торучы кеше - ӘНИЕБЕЗ Кирамова Әфүзә Мирзәхмәт кызы ул. Әниебез көннәр инде кышка әзерләнгән...

...Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла...
Флера Сөләйманованың "Әниемә" җыры тормышта юл күрсәтүче әниемә багышлангандыр кебек. Кем соң синең әниең, дисезме? Гади, сабыр, эчкерсез, гадел, безне яратучы, тәмле ризыклар белән сыйлаучы, безнең өчен өзелеп торучы кеше - ӘНИЕБЕЗ Кирамова Әфүзә Мирзәхмәт кызы ул.
Әниебез көннәр инде кышка әзерләнгән чорда - 1941 елның 17 ноябрендә Минзәлә районы Яңа Айман авылында Мирзәхмәт һәм Раузателҗинан гаиләсендә алты баланың өченчесе булып дөньяга килә. Бар авырлыкны үз җилкәсендә татыган, дәһшәтле сугыш чоры баласы. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә, сайланып торырга вакыт юк. Әтисе сугышта, әнисе кырда, өйдә әбекәй һәм балалар. Буе җитәр-җитмәс казанда ашарга әзерләү, чишмәдән су алып кайту, бәләкләп кер юу... Шул чорларны искә төшергәндә әниебезнең әле дә күзләре яшьләнә. Бөек Ватан сугышы төгәлләнсә дә, әтиләре кайтмый - аны Ерак Көнчыгышка японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Мирзәхмәт бабакайга 1946 елның ахырына гына исән-
имин туган авылына кайту насыйп була.
- Кызым, укырга өйрәнсәң, үзеңә пәлтә тегеп бирермен, - ди тире иләп, тун, бияләй, бүрек тегү, итек басу белән шөгыльләнүче әтисе 5 яшьлек кызына. Әллә пәлтәле буласы килү, әллә укуга теләге көчле булган - әнием абыйларына ияреп мәктәпкә йөри башлый. Әбием Раузателҗинан, йөрер-йөрер дә туктар әле, дип кызны беренче укытучысы Сөгъдә апага мәктәпкә илтә. Әнием сандык артына кача-кача укырга өйрәнә, абыйларыннан калышмый. Яңа Айман башлангыч мәктәбеннән соң, җиде чакырым ара үтеп, көн дә Пучы урта мәктәбенә йөри. Математика укытучысы буласы килү теләге аны алга таба Алабуга дәүләт педагогия институтына алып килә.
Кулда бер түгәрәк ипи, өстә бер кат күлмәк - менә шулай чыгып китә әнием укырга. Ачлык-ялангачлык авыр булса да, укуын тәмамлап, 1964 елда Югары Яхшый мәктәбенә математика укытырга кайта. Тырыш, үз сүзен өздереп әйтүче, төгәл яшь белгечне район ВЛКСМының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Район комсомол оешмалары җыелышларын, кичәләр, бәйрәмнәрне оештыруда әни гел башлап йөри. Хезмәтен бәяләп, аны Татарстан АССРның XIII съездына делегат итеп сайлыйлар.
Язмыш җилләре әниемне Пучыда укыгандагы сыйныфташы Камил - әтием белән бәйли. 1969 елны алар уртак тормыш кора, матур гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала туа. Сабыйларны карарга, тәрбияләргә әбиебез Хава булыша. Алар бергә 39 ел яшиләр. Әти-әнием ике як бабакай һәм әбекәйләрнең бәхиллеген алып, зурлап соңгы юлга озатты.
1969 елдан әнием Киров мәктәбендә математика фәне укыта башлый. Балалар дәресне аңласыннар, белми кайтып китмәсеннәр дип тырыша. Матур нәтиҗәләре озак көттерми: олимпиадаларда алдынгы урыннар, ярышларда җиңүләр яуланып кына тора. Әнинең күп төрле грамота, диплом, мактау кәгазьләре - моның ачык дәлиле. 40 елга якын хезмәт стажы… Ничәмә-ничә балага математика фәне серләрен төшендергән, кызым әйткәнчә: "безнең Пифагорыбыз" - әниебез, укытудан тыш, агитатор, агитбригада, ата-
аналар белән эш, авылның хатын-кызлар советы, тимурчылык, кече ферма, кичке мәктәп... барысына да җитешкән, өлгергән. Төгәллеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы, аңа ярдәмгә килүче гаиләсе, белемле көчле укытучылар коллективы - һәммәсе бергә аңа көч биргәндер.
Ул әле яхшы спортчы да. Спортның берничә төрен үз итә, бигрәк тә чаңгы ярышларында катнаша, алдынгы урыннар ала. Мәктәп данын күтәрә. Әти дә көчле чаңгычы. Энекәшләрем дә әти-әни үрнәгендә ярышларда катнашып югары үрләр яулыйлар, хәзер инде эстафета оныкларда - Данияр һәм Данилда.
Еллар, еллар... Нигә шул кадәр ашкынып агасыз?! Кыз-уллар буй җиткән, барысы да белем алган, үзләре сайлаган хезмәтләрне башкаралар. Әти-әни кияү-киленнәрен үз балаларыдай якын күреп, улым, кызым, дип дәшәләр. Балалар, берсеннән берсе газиз тугыз онык кайтса, аларга сөенеч. "Сезнең белән күңелле, сез киткәч, бер сикерүче, шаяручы да юк. Тыймагыз балакайларны, уйнасыннар. Менә хәзер кайсыгыз диван башыннан сикерә, ауный-ауный уйный?" - ди әни безгә карап. Шулай, һәр нәрсәнең үз вакыты... Әниебез туганлык җепләрен тоташтырып торучы бер күперчек кебек, туганнары өчен дә җан атып, борчылып, сөенеп яши. Хәлләрен белергә, ярдәм кулы сузарга һәрчак вакыт һәм җай таба. Алты туганның икесе мәрхүм инде, калганнары исән-саулар, аралашып торалар.
Кайсы яклап кына карасаң да, әни безнең өчен - камиллекнең бер үрнәге. Тәмле ризыклар белән сыйлаучы, телеңне йотарлык чәк-чәк, бәлеш, пироглар пешерүче, өйдә матур гөлләр, бакчада мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче, бәйрәмнәргә изге теләкләр белән шигырьләр язучы да - әниебез. Авыл кешесенең эш-мәшәкате ничек кенә күп булмасын, һаман укуга, белемгә тартыла. Догалар өйрәнә, намазга баса. Дүрт ел дәвамында Актанышның Җәмигъ мәчетендә дин
сабаклары алды, гарәпчә укырга, язарга өйрәнде. Киров авылы "Нур" мәчетендә хатын-кызларга дин дәресләре алып бара, мөгаллимлек эшен дәвам итә. Хәзер дә кич утырып план төзи, дәрескә әзерләнә. Апалар тырышып-тырышып Корьән укыйлар, бәйгеләрдә катнашалар, уңышлары да бар. Әнием 2011 елда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керде һәм 2015 елда аны уңышлы тәмамлады. 2011 елда, күптәнге хыялын тормышка ашырып, Хаҗ сәфәре кылды.
Әни белән нинди темага әңгәмә корсаң да, рәхәтләнеп сөйләшеп була. Кирәк чакта киңәшен бирә ул, ныклы сүзен әйтә; авыр чакта юата, сөенечләребезне уртаклаша. Игелекле, ихтирамлы, ярдәмчел, сәламәт, тәүфыйклы, иманлы булып яшәвебезне теләп, намаз саен дога кыла.
Без әниебез белән чиксез горурланабыз. Аның йөзенә кызыллык китермичә, сөендереп яшәргә язсын иде, БЕР АЛЛАМ.
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез! Барыбыз бергә җыелып, сине 75 яшьлек олуг юбилеең, бәйрәмең белән котлыйбыз. Дөньяның рәхәтен, тормыш михнәтен, күңел сафлыгын, намус пакълеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман нуры иңдерүче әниебез! Сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә яшәргә язсын.
Рәхмәт сиңа, әни яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен,
Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,
Кайткан саен назлап каршылавың өчен.
Балаларың өчен горурлыгың
Еш чагыла әни күзеңдә.
Озак еллар сүрелмәсен иде,
Тормыш матурлыгы йөзеңдә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев