Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Участок инспекторлары өчен – яңача эш һәм яшәү урыны

Иске Сәфәр һәм Иске Байсар җирлекләрендә тәртип саклаучы хезмәткәрләргә бәхет елмайды. Алар олы мөмкинлекләргә ия эш һәм яшәү урыннары белән тәэмин ителделәр. Полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләре өчен әлеге авылларда өр-яңа административ-торак комплекслары төзелде һәм кулланылышка тапшырылды. Авылларда тәртип саклауга зур өлеш керткән полиция хезмәткәрләренә хөкүмәтебезнең олы бүләк ясавы бу. Дәүләт...

Иске Сәфәр һәм Иске Байсар җирлекләрендә тәртип саклаучы хезмәткәрләргә бәхет елмайды. Алар олы мөмкинлекләргә ия эш һәм яшәү урыннары белән тәэмин ителделәр. Полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләре өчен әлеге авылларда өр-яңа административ-торак комплекслары төзелде һәм кулланылышка тапшырылды.
Авылларда тәртип саклауга зур өлеш керткән полиция хезмәткәрләренә хөкүмәтебезнең олы бүләк ясавы бу. Дәүләт ярдәме белән сафка бастырылган әлеге заманча, күркәм биналар авылларны төзекләндерүгә дә бер мисал.
Иске Сәфәрдә төзелгән 90 кв.метр мәйданлы йорт ТР Дәүләт инвестицион төзелеш идарәсенең финанс ярдәмендә сафка бастырылды. Шуның 22 кв. метры - гражданнарны кабул итәрлек эш урыны, калган 68 кв.метры - залы, ике йокы бүлмәсе, кухнясы һәм башка көнкүреш шартлары булган торак мәйданы.
Әлеге күркәм йортны тапшыру тантанасына полиция хезмәткәрләреннән тыш, барлык җирлек башлыклары да чакырылган. Чара яшь кадетчыларның патриотик рухтагы җыры белән башланып китте.
Моңа кадәр күп кенә авылларда барлыкка килгән җәмәгать үзәкләрендә полиция участок вәкилләренә аерым эш бүлмәләре бирелде. Ә аерым йорт салып бирү вакыйгасы - әле тәүге адымнар. Әлеге программа Татарстан өчен дә - яңалык. Безнең район аңа беренчеләрдән булып кушылды. Шушы җирлеккә караган авылларда яшәгән халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен яңа шартлар туды. Республика Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә күпфатирлы йортлардан да погонлы хезмәткәрләргә фатирлар бирелү дәвам итә. Районыбызда шушы ике программаның гамәлдә булуы күп кенә яшь гаиләләрне авылда калдыру, яшәү шартларын яхшыртуны күздә тота.
"Җирлек җитәкчеләре - хуҗалык рәисләре, авыл башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләү урыннарда төрле җинаятьләрне булдырмый калуга яки кайнар эздән ачуга китерер иде. Урлаулар, кешеләргә башка төрле зыян салулар кимер. Безнең тарафтан куелган таләп: югары юридик белемле белгечләр генә полиция вәкаләтле участок хезмәткәре булып эшләү мөмкинлегенә ия. Шулай булгач, тәртип саклау органына килеп кергән очраклы кешеләр дә кимер. Полиция участок вәкилләреннән башка тормышыбызны күз алдына китермибез. Безнең җәмгыять әле полициясез яши алмый. Бүген аларның тормыш-көнкүрешләре яхшыра, хезмәт хаклары арта икән, алардан нәтиҗәле эш тә таләп итеп була", - диде район башлыгы Фаил Камаев.
Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлек җитәкчесе Руфат Гайнетдиновтан эшнең сыйфатын яхшыртуны сорады, район җитәкчелегеннән ярдәм булачагын белдерде.
Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 15 ноябрь, 2013 86 (9832) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев