Бик еш игътибар итәм: бүген яшьләр арасында вакытларын бушка уздырмау, үзе белгәнен кәсепкә әйләндереп, акча эшләү җаен караучылар артканнан-арта бара. Үзенчәлекле кул эшләре дисеңме, туй-бәйрәмнәр әзерләү, бизәү, аксессуарлар ясау һәм алып барумы, матурлык салоннары белән ярышырдай хезмәт күрсәтү яки "интернет-кибет" юнәлешендә алып-сатумы, компьютер программалары белән эшләүме - теләге булган, кулы...
Бик еш игътибар итәм: бүген яшьләр арасында вакытларын бушка уздырмау, үзе белгәнен кәсепкә әйләндереп, акча эшләү җаен караучылар артканнан-арта бара. Үзенчәлекле кул эшләре дисеңме, туй-бәйрәмнәр әзерләү, бизәү, аксессуарлар ясау һәм алып барумы, матурлык салоннары белән ярышырдай хезмәт күрсәтү яки "интернет-кибет" юнәлешендә алып-сатумы, компьютер программалары белән эшләүме - теләге булган, кулы яткан кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Мөстәкыйльлеккә омтылыш, киләчәк тормышыңа нигез салу өчен беренче адымнар бу. Җәйге каникулда ял итәсе урынга, студент отрядларына кушылып эшкә китүчеләр дә шундыйлардан.
Студент хезмәт отрядлары республика үзәгендә егет-кызларны бергә туплап, эшче куллар кирәк урыннарга җибәрү белән шөгыльләнүчеләрнең берсе - райондашыбыз Зилә Гыймазова белән әңгәмәбез күпләргә кызык булыр, дип уйлыйм.
- Зилә, студентлар үзәккә нинди максат белән килә? Акча эшләү өченме, романтика тартамы, бәлки мондый эшчәнлекнең укуда берәр плюсы бардыр?
- Студент отрядлары кысаларында ел саен безнең үзәк аша 10 меңнән артык студент эшкә урнаша. Кемнәрдер, Сез әйткәнчә, акча эшләү максаты белән килә, кемнәрдер романтика, яңа танышулар, тәҗрибә, яңа тәэсирләр эзли. Үзләре белем алган юнәлеш буенча урнашалар икән, әйтик, педагогик уку йортлары студентлары - әйдәман булып, төзелеш институтыннан килгән егет-кызлар - төзелеш отрядларына, бу аларга практика да булып тора.
- Студентларны үзегез табасызмы, әллә алар сезне эзләп киләме?
- Студентларны эзләмибез инде, хәзер үзләре безгә киләләр. Контактлар интернет-челтәрләрдә дә бар, "сарафан радиосы" аша да беләләр. Һәр зур уку йортында диярлек безнең штаблар бар. Шулай ук, район-шәһәрләрдә штаблар эшләп килә. Бигрәк тә, Казаннан тыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Чистай шәһәрләрендә студент отрядлары актив үсештә.
- Эш сайлаганда студентның теләге искә алынамы?
- Әлбәттә. Студентлар кайсы юнәлештә эшләргә икәнен үзләре сайлый. Башта махсус курс үтәләр, имтихан бирәләр. Конкурсны узучылар эшкә китә. Безнең күп проектларыбыз Россия күләмендә эшли, шуңа конкурс, гадәттә, башта студентлар арасында, аннан, отряд булып оешкач, Россиякүләм отрядлар арасында уза. Иң зур проектларның берсе - "Көнчыгыш" ("Восточный") космодромы төзелешендә беренче студент отрядлары, мәсәлән, 2012 елда эшли башлый. Ул вакытта төзелешкә 70 студент катнаша. Ә Бөтенроссия студентлар төзелеше статусын ул монда көчләрен сынарга теләүче яшьләр бик нык арткач - 2014 елда ала. Ул елны, махсус конкурс уздырып, Россиянең 14 төбәгеннән 1500 студент арасыннан иң яхшыларын сайлап алалар. Быел исә төзелештә катнашырга теләүчеләр саны 15 меңгә җиткән, алар арасыннан 380 студент сайлап алынып, 19 төбәк, шул исәптән, Татарстаннан барлыгы 29 отряд тупланды. Конкурсны иң-иңнәр генә уза. Сайлап алу этабында эш тәҗрибәңне дә, узган елларда төзелешләрдә ирешелгән уңышларыңны да, ел дәвамында барлык уздырылган чараларда актив катнашуыңны да карыйлар.
- Студентларны эшкә алырга атлыгып торучылар күпме? Гомумән, эш эзләү процессы ничегрәк бара?
- Моның өчен ел дәвамында төрле сөйләшүләр алып барыла. Әлбәттә, тикшерелгән оешмалар белән эшлибез. Гадәттә, күп отрядлар ел саен бер үк җиргә бара. Студентларыбыз инде берничә ел рәттән Кара диңгез буендагы "Ялта-Интурист" кунакханәсендә Бөтенроссия сервис отряды составында уңышлы эшли. Егетләребез су коенучылар арасында инструктор-коткаручы, кызларыбыз кафе, рестораннарда пешекче, официант булып хезмәт күрсәтә. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты каршында оешкан "Алькор" кызлар отряды анда узган ел диварларга рәсем төшерү үзенчәлекләре белән танышты. Быел исә алар Санкт-Петербург студентлар төзелешендә буяу-агарту, тигезләү эшләре белән шөгыльләнде. Балалар ял-сәламәтләндерү лагерьлары - безнең студент отрядларының күптәнге эш урыны. Кырым Республикасында "Яр" ("Берег") һәм "Дельфин-Аделанте", Краснодар краеның "Энергетик" (Анапа шәһәре) лагерьларында алдан өч айлык махсус курслар узган студентларыбыз әйдәман булып эшләде. Саки шәһәрендә урнашкан "Полтава-Кырым" санаториенда медицина хезмәткәре, аниматор, җыештыручы булып эшләп кайтучы Татарстан студентлары бар. Сахалинда балык эшкәртү заводында инде бишенче сезонны эшләделәр. "Тунайча" заводында быел Татарстаннан 2 кыз һәм 12 егет хезмәт куйды. Шунысы кызык: Сахалин утравын Азия белән Татар култыгы аерып тора. Димәк, татарстанлыларга биредә эшләргә Ходай үзе язган! Балыкны, эшкәртү цехына барып җиткәч, бункерларга бушаталар, һәм төп эш безнең егет-кызлар кулына күчә. Эш сәгате балыкның күплегенә карап билгеләнә. Кемнәрдер көндез эшлисе, кайсыберләренең сменасы төнгә туры килә. Отряд завод территориясендә урнашкан тулай торакта яши. Буш вакытларында егет һәм кызларыбызга диңгездә коену, спорт уеннары уйнау һәм шәһәргә чыгу мөмкинлеге бар. Монда яшьләр балык исе белән йоклап китә, балык исенә уяна. Һәм… бер тамчы да зарланмый. Чөнки, алар фикеренчә, балыктан хезмәт тәме генә түгел, акча исе дә килә.
- Акча исе дигәннән, студентларга хезмәт хакы ничегрәк? Кайтыр юлларына, шунда яшәүгә тотылып бетмиме?
- Хезмәт хакы эш юнәлешенә карап билгеләнә. Мәсәлән, Анапа, Кырымда эшләүче әйдәманнар 5,5 мең сум алсалар, төзелештә эшләүчеләр 30-35 мең, поезд проводниклары аена 17-28 мең сум акча эшли. Сахалинда балык эшкәртүчеләрнеке уртача 20 мең сум тәшкил итә. Татарстаннан читкә китеп эшләүчеләр өчен медицина тикшерүе, юл, яшәү чыгымнарын эш бирүче күтәрә.
- Ә Татарстанда студентлар нинди юнәлешләрдә эшлиләр?
- Шул ук балалар сәламәтләндерү-ял лагерьларында вожатый булып хезмәт куялар, сүз уңаеннан, үзебездә эшләгән әйдәманнар аена 11-12 мең сум хезмәт хакы ала. Махсус курс үткән студентлар балаларны су коендырырга йөртүче, коткаручы, аквапаркларда патруль хезмәтендә эшли. Авыл хуҗалыгы отрядлары бар. Алар, нигездә, профильле уку йортлары һәм Казан дәүләт аграр университеты базасында оеша. Чәчү, урып-җыю кампанияләре студентлардан башка узмый. Ындыр табагында, мегафермаларда көч куялар. Вертолет заводында эшләүчеләр бар. Казан дәүләт энергетика университеты базасында формалашкан студент отрядлары Татарстан һәм Башкортстандагы энергетика өлкәсендәге предприятиеләрдә эшли, уртача 28 мең сумга кадәр хезмәт хакы алалар. Төзелеш отрядлары балалар бакчалары, мәктәп, хастаханә, торак йортлар салуда катнаша. Хезмәт хаклары, эшләренә карап, 17 меңнән алып 26 мең сумга кадәр. Сүз уңаеннан, Татарстан студентлары төзелеш отрядлары ярдәме белән кайчандыр Казанда компрессор заводы, "Оргсинтез", "Теплоконтроль", Зәй ГРЭСы, Миңлебай газ эшкәртү заводы һәм башка күп кенә корылмалар төзелгән.
- Тагын нинди юнәлешләр бар?
- Татарстаннан "Югары көчәнеш" ("Высокое напряжение") энергетика отряды Брянск өлкәсендә "Белобрежский" подстанциясендә тәҗрибә туплады. 10 кешедән торган энергетика отряды тәҗрибәле осталар җитәкчелегендә гидроизоляцияләү белән шөгыльләнде. Әле авыр эш көненнән соң алар өчен махсус төзелгән волейбол мәйданчыгында туп сугарга, теннис уйнарга, кичләрен учак янында гитара белән җырлап утырырга да вакыт тапканнар.
Татарстан медицина отрядлары бүген 130дан артык егет-кызны берләштерә. Бу юнәлештә быел беренче тапкыр Бөтенроссия "Коллегалар" студентлар медицина отряды оештырылды. Яңа проектта эшләргә 13 төбәктән 50дән артык студент гариза биргән. Иң-иңнәр дип табылган 30 студент (алар арасында Татарстаннан да яшьләр бар) Архангельск шәһәрендә хастаханәләрдә хезмәт куйды. Булачак табибларга бу проект - тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек. "Федераль пассажир компаниясе" ААҖнә студентлар ерак юлга йөрүче поездларга проводник буларак эшкә урнашты. Казан-Адлер, Казан-Новороссийск, Мәскәү-Анапа, Санкт-Петербург-Архангельск, Мурманск маршрутларын айкадылар. Аена уртача 28 мең сум хезмәт хакы алдылар.
- Зилә, үзегез дә бу хезмәт отрядлары белән йөрисез, аларның эшчәнлеген күзәтеп барасыз.
- Инде берничә ел рәттән студентлар хезмәт отрядлары турында без 30 минутлык фильмнар әзерлибез. Аны әзерләгәндә студентлар эшләгән төбәкләргә чыгып, аларның эшчәнлеген күзәтәбез, төшерәбез, интервью алабыз. Шулардан хисап фильмы әзерләнә. Мондый сәяхәтләр вакытында татар диаспорасы белән дә күрешәбез. Сахалинда, мәсәлән, татар телен, динне саклап калу өчен бар көчләрен куючы милләттәшләребез, аларның барысын бергә жыя, оештыра торган Зәкия ханым белән таныштык. Татарлар башка милләтләр белән дә дус-тату яшиләр монда. Шуңа күрә, студентларның чит җирләргә китеп эшләве әле күзаллауларын киңәйтү, башка төбәкләр, милләтләр менталитеты белән якыннан танышу, яңа дуслар табу, дөнья күрү өчен дә бик нәтиҗәле ысул дип уйлыйм. Өстәп, хезмәт вакытында дуслык сынала, бер-береңә хөрмәт, ярдәм, булышлык кебек төшенчәләр бөтен зурлыгы белән ачыла, тәҗрибә туплана. Менә Казан дәүләт энергетика университеты каршында оешкан "Монолит" төзелеш отряды егетләре Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган студентлар белән бергә "Калининград" төбәкара студентлар төзелешендә "Куршская коса" (Курш култыгын Балтыйк диңгезеннән аерып тора) милли паркында 10 чакрым траншея казып, 9 чакрымга чыбык суздылар. Отрядлар үзара 23 февральне дә, 8 мартны да, яңа елны да уздырды. Ял көннәрендә диңгез буена чыгу мөмкинлеге дә бар иде. Егетләр канәгатъ, акча эшләү белән беррәттән яңа дуслар таптык, мөстәкыйльлегебезне арттырдык, төрле шартларда үзебезне сынап карадык, диләр.
- Уку вакытында бу рәвешле эшләүчеләр күп түгелдер. Хәзер, җәйләр бетеп, егет-кызлар укуга таралышкач, студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге ниләр белән шөгыльләнә?
- Җәй бетү - эш сезоны тәмамлану дигән сүз түгел. Хәзер студентларыбыз эштән кайтып беттеләр, тик уку дәвамында курслар эшли. Слетлар, фестивальләр, спартакиадалар үткәрелә. Менә әле Якутиядә Россиякүләм студентлар слеты үтте, кыз-егетләребез шунда барып кайтты. Киләсе елга Татарстан студентлар отряды оешуына 55 ел тула. Татарстан студент хезмәт отрядлары хәрәкәтен мәңгеләштерү максатыннан 2018 елда Казанда һәйкәл куелачак, хәзер шуның макетына иҗади бәйге игълан иттек. Мондый истәлек һәйкәле Воронеж өлкәсе, Мәскәү, Магнитогорск, Белгород, Томск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Якутск шәһәрләрендә бар инде. Казанда ул Декабристлар урамындагы "Яшьләр" скверында урнаштырылачак. Урыны очраклы түгел: монда республикакүләм комсомол комитетының матди ярдәме белән 1977 елда яшьләр үзәге төзелә. Бинаны сафка бастыру эшләрендә студентлар төзелеш отрядлары да катнашкан.
Илле елдан артык тарихы булган студентлар отрядлары хәрәкәтен бүгенге көндә яшьләр лаеклы дәвам итә. Гаделлек, бердәмлек, патриотлык хисләрен югалтмыйча яңа үрләр яулыйлар.
Нет комментариев