Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язгы ау сезоны ачыла

21 апрельдә район җирлегендә язгы ау сезоны ачыла. Шул уңайдан район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Марс Каис улы Гардисламовтан үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык.

Марс Каисович, оешмагыз бүген нинди сулыш белән яши?
- Оешмада 405 сунарчы исәптә тора. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 150 кешегә артык. Узган ел районның ау биләмәләрендә 900 дән артык сунарчы булды. Куян, төлке, бурсык, ондатра, янут, су кошларына һәм шулай ук кабан-пошиларга ел дәвамында ау сезоннары ачылып тора.
Көзге-кышкы чорны имин үткәрдек. Урман-кырларда биотехник чаралар үз вакытында планлы алып барылды. Соңгы елларда кабан-пошиларның баш саннары арту да шул хакта сөйли. 2011-2012 елгы ау сезоны барышында сунарчыларга барлыгы 51 (шуның 30ы кабанга, 21е пошига) лицензия сатылды.
Урманнарда кабаннар өчен ясалган махсус ашату корылмаларына 50 тоннадан артык фураж-кибәк, сенаж, кукуруз чәкәннәре чыгарылды. Пошилар өчен урнаштырылган тозлыкларга да даими күзәтчелек ителеп, тоз салынды.
"Янаул", "Таң", "Ямалы" хуҗалыгы, икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчеләре А.Бикмөхәммәтовка, Р.Миңнехановка, Х.Гыйльметдиновка, Х.Нурымовка, шулай ук шәхси эшмәкәр Г.Миназовка җәмгыять исеменнән зур рәхмәт.
11 апрельдә Югары Осланда узган ел йомгаклары, язгы ау сезонына әзерлек эшләре буенча үткән республика киңәшмәсендә Актаныш аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.
Браконьерлык күренешләре сизеләме?

- Өч-дүрт ел эчендә браконьерлык хәрәкәте кимеде. Шулай булса да, безне борчыган участоклар бар әле. Алар Аккүз, Тат.Суыксу, Адай җирлекләрендә. Сунарчылык культурасы җитмәүдән килә инде бу. Кыска вакыт аралыгында аларда да тәртип урнашыр дип ышанам. Чөнки оешмада үз эшләрен намус белән башкаручы, сунарчылар арасында абруйлы егерьлар хезмәт куя. Ә бит 1 егерьга уртача 45 мең гектар ау биләмәсе туры килә.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 20 апрель, 2012 31 (9676) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев