Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма!

Быел кар күп яуды. Җылы яз кояшы яктырак елмайган саен гөрләвекләр булып җыр сузарга ашыгучы кар көртләре бүген бик күпләрнең йокысын качыра. Сәбәбе билгеле: урам, ишегаллары су хакимлегендә кала, алай гына түгел, су кар базына төшә, өйгә, идән астына чыгу очраклары да була. - Быел кар, чынлап та, узган ел...

Быел кар күп яуды. Җылы яз кояшы яктырак елмайган саен гөрләвекләр булып җыр сузарга ашыгучы кар көртләре бүген бик күпләрнең йокысын качыра. Сәбәбе билгеле: урам, ишегаллары су хакимлегендә кала, алай гына түгел, су кар базына төшә, өйгә, идән астына чыгу очраклары да була.
- Быел кар, чынлап та, узган ел белән чагыштырганда бик мул яуды. Сулар агып төшәр өчен канаулар казу, юл аша салынган торба башларын чүп-чар, пычрак, кардан арындыру, күперләрне карап-тикшереп чыгу эшләрен авыл җирлекләре башлыклары игътибарда тота, - ди 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов.
Әмма бар саклык чараларын күргән хәлдә дә ел саен диярлек базларына су чыгудан тилмергән хуҗалар бар. Актаныштагы Юл урамының 13 нче йортында яшәүче Ризилә Гариповалар - шундыйлардан:
- Яз җиткән саен үрдән су агып төшә, урамыбыз белән суга батабыз. Кардан капка төпләрен, ишегалларын чистартып торабыз, билгеле, әмма аккан су юлын таба, дигәндәй, базга ел да су төшә. Су идәнгә кадәр күтәрелергә 5-10 см гына калган еллар да булды, - ди ул, ачынып.
Гариповларга юл аша гына каршы күршеләре Хәмит Кәшбразыевларның да килеп төпләнгән елларында базларын су баскан. Әмма ком ташып, балчык салып, өй кырыйларын, ишегалларын күтәрткәннән соң әле кабат бу проблема белән очрашканнары юк икән.
- Быел шулай да куркытып тора әле, кар күп бит, - ди ул. - Канауны исә ел да көрәп куябыз, алай итмәсәң, ишегалды йөзмәле була. Урам башын өмә ясап, җыелып көрәгән чаклар да булды, техника белән эшләгән вакытлар да бар. Өй каршыларын көрәп, су юлы ачмаган, канауларын арчымаган бер генә хуҗалык та юк урамыбызда.
Язгы ташулар да көттермәс. Аңа да әзерлек эшләре бара.
- Районда, Сөн елгасы күтәрелеп, су басу куркынычы янаган дүрт авыл - Аккүз, Яңа Байсар, Меңнәр, Аеш бар. Аларда план буенча чаралар күрелә, бозны шартлату ниятләнә, - ди бу уңайдан Илназ Шәрифҗанов. - Елга-сулыклар аша әлегә җәяү йөрергә мөмкин, әмма саклык белән. Бигрәк тә, кызык эзләргә яратучы балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, су буйларына җибәрмәскә; балык дигәндә җаннарын бирергә әзер балыкчыларны игътибарда тотарга кирәк.
ФОТОЛАР МОНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев