Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Йолдызлык“ фестивале – иң уңышлы проектларның берсе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык 2015" фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. "Әлеге бәйге республикабызда шактый күп булган сәләтле балаларны киләчәктә дә иҗади яктан үстерергә ярдәм итә, - дип ассызыклап әйтте. - Анда катнашучылар сәләтләре һәм максатчанлыгы белән профессиональ артистларны һәм иҗат коллективларын да таң...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык 2015" фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. "Әлеге бәйге республикабызда шактый күп булган сәләтле балаларны киләчәктә дә иҗади яктан үстерергә ярдәм итә, - дип ассызыклап әйтте. - Анда катнашучылар сәләтләре һәм максатчанлыгы белән профессиональ артистларны һәм иҗат коллективларын да таң калдыра". Рөстәм Миңнеханов сәләтле балаларга һәрвакыт игътибар күрсәтә. Бу "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале мисалында ачык күренә, чара ел саен Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелә.
Быел әлеге фестиваль 15нче мәртәбә уздырылды. Районнар масштабындагы яшьләр чарасы буларак старт алган әлеге фестиваль бүген инде Россия күләмендә мөһим мәдәни күренешкә әйләнде. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык" фестивален Россиядә иң уңышлы проектларның берсе, дип белдерде. "Йолдызлык" фестивале хәрәкәте сәхнә кешеләре өчен иҗади Олимпта трамплин кебегрәк кабул ителә.
Республиканың иң күләмле, зур масштабта үтә торган "Йолдызлык" фестивалендә Актанышның яшь сәнгать осталары да ел саен мактаулы урыннарны яулыйлар. Аңа олысы да, кечесе дә ныклап әзерләнә. "Йолдызлык" сәхнәсендә бик күп талантлар үсеп чыга. Бу Россиякүләм, дөньякүләм танылган йолдызлар шушы чараларда үсә-үсә, чыныгып, танылу алалар.
Ни өчен безнекеләр "Йолдызлык"ка шулай ныклы әзерлек белән киләләр соң? Барлык шәһәр һәм районнардан да анда көчле чыгыш ясаучылар катнаша. Димәк, сынатмаска, җиңүгә ирешер өчен ныклап әзерләнергә кирәк. Икенчедән, фестиваль балаларга зур мөмкинлекләр ача. Алар үзләре өстендә эшлиләр, әзерләнәләр. Ул балалар бакчалары, мәктәп укучылары арасында башта аерым-аерым үткәрелә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова әлеге фестивальнең йомгаклау турына районның иң оста башкаручылары сайлап алынганын белдерде.
- Берничә ел рәттән чыгыш ясаган балаларыбыз бар, аларны тәрбияләгән укытучыларыбызның тырышлыгы олы бәягә лаек, - диде ул. - "Мизгел" ансамбле бик озак еллар уңыш казанды, хәзер "Образ" ансамбле югары казанышлары белән сөендерә, призлы урыннардан төшми. Шулай ук "Тамчы", "Умырзая" ансамбльләре шактый еллар катнашып, зур осталыкларын күрсәтәләр. Актанышның конферансьелары турында аерым басым ясап телгә алу кирәк. Лилия Ялалова җитәкчелегендә укучыларыбыз бик уңышлы чыгыш ясыйлар. Укытучының актив әзерләндерүе, методикага таянып эшләве аркасында алар үз сәләтләрен елдан-ел арттыралар. "Тамчы" ансамбленең җитәкчесе Лилия Мостафина җырчыларны төрле яшьтән әзерли. Беренче яки икенче мәртәбә генә барганнары да призлы урыннарны алмый калмыйлар. "Умырзая" ансамбле җитәкчесе Резедә Хаҗиеваның балаларны кече яшьтән олы сәхнәләргә алып чыгуы аерым мактауга лаек.
- Ландыш Җәүдәтовна, аерым башкаручылардан быелгы фестивальдә кемнәр уңышка иреште?
- Аларның берсе - Ләйсән Басыйрова. Кече яшьтән Лилия Мостафинадан осталыкка өйрәнеп үсте, хәзер ул вокалист Джон Мусиннан музыкаль белем ала. Джон Мусин балаларны фестивальгә махсус әзерли. Быел Алмаз Хөсәенов, Гүзәл Шәрәфетдинова матур чыгышлары белән үзләрен күрсәттеләр. "Йолдызлык" фестивалендә катнашучы аерым башкаручылар да, күмәк чыгыш ясаучылар да, башкалар янында сынатмас өчен, ел буе тырышып әзерләнәләр, үз өстендә эшләүләре игътибарга лаек.
- Сәхнә киемнәре гел яңартылып тора. Бу да уңышка ирешүгә этәргеч бирәме?
- Сәхнә әсәренең иң төп өлеше - сәхнә киемнәре. Чыгышның уңышка ирешүенең зур проценты киемгә бәйле. Актаныш сәхнә киеменә гомер-гомергә зәвык белән карый. "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнгәндә аңа аеруча игътибар була. Чынлыкта, шул максатка зур чыгымнар тотыла. Укытучыларның профессиональлеге, балаларның теләп катнашулары фестивальдә уңышлы чыгыш ясауның төп нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта ата-аналар теләктәшлек күрсәтәләр, балаларны конкурска алып баруда, киемнәр тектерүдә ярдәм итәләр. Безнең таләп буенча, киемнәрдә миллилек сакланырга тиеш. Бу эстрада сәнгатенә дә кагыла. Эстрада җанрында үткәрелүче "Йолдызлык" фестиваленең жюри әгъзалары актанышлыларның сәхнә киемнәрен мактаулы караш белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев