Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Юлдаш“лыларга бүләк – Болгарга сәяхәт

Язып куйганмын. 2016 елның 30 сентябрь көне - җомга. Без тагын юлда - сәфәр чыктык. Изге Болгар җирендә яшәгән болгар бабаларыбызның тавышларын ишеткәндәй, үзләрен күргәндәй булдык. Рәзифә Нуртдинованың хәер-фатихасын алган "Юлдаш" бүген дә юлда. Бар бит ул акыллы, кешелекле, эшлекле кешеләр бу дөньяда. Машинасын тапты, акчасын юнәтте, озата баручысын билгеләде....

Язып куйганмын. 2016 елның 30 сентябрь көне - җомга. Без тагын юлда - сәфәр чыктык.
Изге Болгар җирендә яшәгән болгар бабаларыбызның тавышларын ишеткәндәй, үзләрен күргәндәй булдык.
Рәзифә Нуртдинованың хәер-фатихасын алган "Юлдаш" бүген дә юлда. Бар бит ул акыллы, кешелекле, эшлекле кешеләр бу дөньяда. Машинасын тапты, акчасын юнәтте, озата баручысын билгеләде. Изге теләкләрен теләп, безне Казанга озатып калды.
"Актаныш таңнары"н укучыларыбыз, сез ничек уйлыйсыз? Тирә-юнебездә шулай гел яхшылык кына эшләүчеләр күп булса, бу дөнья ничек булыр икән? Фикерләрегез белән уртаклашырсыз әле. Болар сүз уңаеннан гына.
"Изге Болгар җиренә тагын бер барып кайтыйк әле", - диләр юлдашларым. Уйлаштык, киңәшләштек, барырга булдык. Әмма шактый вакытлар үткәч кенә хыялдагы уйларыбыз чынга ашты. Айлар буе баш өстендә 40 градуслы эсселек асылынып торганда ничек итеп өлкән яшьтәгеләрне ерак юлга алып чыгасың ди. Булмаганны! Сабыр гына түзеп
торырга булдык. Көннәр сүрелә төшкәч, әз-әзләп яңгырлары китте. Җир-Ана бик сусаган иде шифалы яңгырларга, Ходай анысын да бирде. Тагын сабыр иттек. Шагыйрь Фәнис Яруллин тикмәгә генә безнең хакта: "Сез иң сабыр кеше икәнсез!" - дип язмагандыр бит! Шуның өстенә без әле иң гадел кеше дә. Без дигәнем бергә, бер чорда эшләгән мәктәп директорлары, мәгариф бүлегендәге инспекторлар, методистлар, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә үзләренең намуслы хезмәтләре белән данланган укытучылар. Хакимияттән сәламәтлегебез турында Айдар Хәев хәлне сораштырып торды, ветераннар советыннан Нурулла Нурлыев та аяк өстендә булды.
Ниһаять, без - юлда! Минутына кадәр төгәллек белән юлдашларым да, Хамис Исхаков та килеп җиттеләр. Элдерәбез генә.
"О-о, хакимият автобусында бардыгызмы", - дип
гаҗәпләндегезме? Нигә, без кешедән киммени?!
Исән булсак, киләсе елда да сәфәр чыгарга ниятләп торабыз (автобус булыр, дип ышандырдылар, бирсен Ходай). Юл йөрергә яратабыз без.
АТХда гел юньле шоферлар гына эшләгән кебек, хакимияттә дә шәп кешеләр хезмәт куялар икән. Хамисне әйтәм әле. Шул кадәр ярдәмчел, сәфәр чыгучыларның хәлләрен белешеп, гозерләрен үтәргә атлыгып тора. Ун ел буена безне төрле урыннарга сәяхәткә йөртүче шоферлар да мәрхәмәтле иделәр.
Укучым Зиннур Әһлиев тә биредә эшли икән. Районның иң баш җитәкчесен йөртә ул, бик беләсегез килсә! Казаннан 4-5 сәгать эчендә урап кайту аның өчен чут та түгел ул...
Беренче тапкыр сәяхәттә булучылардан бер Рафаэль Галәүов кына иде. Сәламәт булса, күп мәртәбәләр юлга чыгар, дип өметләнәм. Көчле рухлы, кыю көрәшчеләр затыннан бит ул. Бер буш арада санадым - 49 кеше "Юлдаш"ны үз иткән икән. Димәк, безнең изге эшләребез эзсез калмаган. Тормыш дәвам итә. Ел тулар-тулмаста өч егетебезне югалттык. Зәгърәф Латыйпов (Куян), Фаиз Гәрәев (Әтәс) һәм Индус Исламов (Бурсык) арабыздан мәңгелеккә күчтеләр. Озак еллар мәктәп директорлары булып эшләделәр. Шәп егетләр иде, күңелле әңгәмәдәшләр булдылар. Урыннары җәннәттәдер.
Мин бу якларда бишенче мәртәбә инде. Барган саен яңару, үзгәрешләрне күрәсең. Сөекле Тукаебыз нәрсә дигән әле:
"Яр башыннан тыңладым мин
Бер суның дулкыннарын.
Сөйләшәләр үзара:
- Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!"
"Өлкәннәр көне" бәйрәме, "Укытучылар көне" бәйрәме, "Юлдаш"ның уньеллыгын билгеләп үтү уңае автобус белән экскурсиягә барырга мөмкинлек тудырды, эчкерсезләнеп китеп әйтим әле, туган көнем дә шушы чорга туры килде. Бусы да бәйрәм бит!
Чал тарихлы Изге Болгар җиренә сез дә барыгыз әле, дусларым. Барырга, күрергә ярый һәм кирәк!
Оештыру эшләрен тулысы белән Зөлфирә Кәрамова башкарды. Сәяхәткә катнашырга тиешле кешеләрне кат-кат барлады, алар белән гел элемтәдә торды, киңәшләрен бирде.
"Юлдаш"ның ышанычлы юлдашчысы ул. Шулай булып калыр да.
Дусларыма Роберт Миңнуллин сүзләрен китерсәм, урынлы булыр димен.
"Мин сагынып искә алачакмын
Сезнең белән үткән елларымны.
Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
Сезнең белән үткән юлларымны.
Мин яратам сезне, чордашларым!
Сез кадерле миңа барыгыз да!
Шуңа күрә дә мин сезнең белән,
Шуңа да мин сезнең яныгызда!"
***
Җыйнак итеп кенә язылган бу язмам безгә бәйрәм ясаучыларга рәхмәтебез булып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев